news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Тәртип» радиосы ун еллыгы уңаеннан «Тәртип»ле «Калеб» концертын оештыра

«Тәртип» радиосы ун еллыгы уңаеннан «Тәртип»ле «Калеб» концертын оештыра
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Тәртип» радиосы, ун еллыгы уңаеннан, концертлар циклын дәвам итә. «Тәртип» радиосы белән бергә үскән, яшьләр өчен мәйдан булган «Калеб» тапшыруына да ун ел. Шул уңайдан, 22 августта 19.00 сәгатьтә Чулпан мәдәният үзәгендә талантлы яшьләр катнашында «Тәртип»ле «Калеб» концерты була.

«Ун ел эчендә радиоэфирдан ишетеп, яратып өлгергән талантлы яшьләребезне бер сәхнәгә җыеп, «Тәртип»ле киләчәкнең нинди буласын тамашачыларга да күрсәтергә булдык. Концертка килеп карасагыз, бик күп йөзләр, исемнәр ачачаксыз. «Тәртип» – үткән белән көткән арасында күпер салучы. Һәр концерт – бер мәшәкать. Күңел яратып эшләгәнгә күрә генә аның мәшәкатен сизмисең», - диде радионың баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева.

«Катнашучыларның географиясе бик зур. Башкортстаннан килгән татар җырчылары да бар: Илнар Шәрәфетдинов, Руслан Габбасов. Алар – авыл егетләре, музыка көллияте һәм консерваториясен тәмамлаганнар, үз эшләренең осталары. Татарстаннан – Арча, Саба, Теләче, Лениногорск һ.б. районнардан иҗат кешеләре булачак. Һәр иҗатчы белән аерым концерт ясап булыр иде», - диде «Тәртип» радиосында «Калеб» тапшыруын алып баручы Миләүшә Ризванова.

  • Концертта җырчылар Илнар Шәрәфетдинов, Мөнир Марданов, Наилә Низамиева, Нәзирә Хөсәенова, Руслан Габбасов, Булат Нәҗипов, Миләүшә Закирова, Гөлия Зәһретдинова, Айзилә Гарифуллина, Рүзәл Шакиров, Илдар Сафин, Самат Мөхәмәтҗанов катнаша. Биючеләрдән – Алсу Мәгъсүмҗанова, «Яз» бию ансамбле, «Мирас» бию ансамбле, Камил Сәлахов, «El Deseo» бию төркеме.
  • Инструменталистлар: Ильяс Камал, Ильяс Фәрхуллин, Дәниф Сафиуллин, Айбулат Харисов, Зилә Гайнуллина. Нәфис сүз осталары һәм шагыйрьләр: Айзат Вахитов, Булат Ибраһимов, Айнур Гәрәев, Гөлүсә Гыйбадуллина чыгыш ясаячак. Концертны Миләүшә Ризванова һәм Зөлфәт Вәлиуллин алып бара.

«Концертны ике чорның ике зыялы кешесе алып барачак. Махсус кунакларның берсе – Илгиз Мөхетдинов. «Калеб»нең күренекле шәхесләре дә бар – алар да булачак: Луиза Янсуар, Йолдыз Миңнуллина һ.б. Аннан соң, ел азагында тагын бер зур чара булыр дип өметләнәм. Аллаһы Тәгалә саулык бирсен. Милләт, халык өчен үзебезнең эшчәнлекне ачып күрсәтер өчен кирәк булган чара булачак», - дип өстәде Ризәлә Исмәгыйлева.

«Тәртип»ле «Калеб»тә Муса Җәлил шигыренә төшерелгән клип премьерасы да тәкъдим ителәчәк. «Кариев театрында эшләгән вакытта «Муса. Моабит» спектакленә берничә җыр язылган иде. Композитор Миләүшә Хәйруллина шагыйрь Муса Җәлилнең берничә шигыренә көй язды, алар социаль челтәрләрдә бар. «Төрмәдә төш» дигән җырга клип төшерелде, концертта аның премьерасы була», - диде Миләүшә Ризванова.

Фоторепортаж: Рамил Гали
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100