news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тарих галиме Надир Дәүләтнең бер еллыгына кабере янында догалар укылды

Истанбулның Зинҗирликую мәчете имамы догаларын Надир Дәүләт һәм аны карап үстергән әти-әнисе рухларына багышлап укыды.

Тарих галиме Надир Дәүләтнең бер еллыгына кабере янында догалар укылды
Рушания Алтай

Истанбулда күренекле татар-төрек галиме, тарих һәм сәясәт белгече Надир Дәүләт кабере янында искә алынды. “Татар-информ”ның Төркиядәге хәбәрчесе вакыйганы үзе барып күрде.

Үлеменә бер ел тулган көнне мәрхүмнең рухына Ясин сүрәсе һәм төрле Корьән аятьләре укылды. Истанбулның Зинҗирликую мәчетеннән махсус килгән имам догаларын Надир Дәүләтнең әти-әнисе Гайниҗамал - Әхтәм Дәүләт һәм апасы Рәшидә Бури рухларына да багышлап укыды. 

Кабер янында искә алу чарасын мәрхүмнең тормыш иптәше Берил Дәүләт оештырган. Анда Надир Дәүләтнең соңгы ассистентларының берсе - галимә Ләйсән Шаһин дә катнашты. Берил Дәүләт кабер өстенә Надир Дәүләт яраткан чәчәкләр утырткан.

 

Фото: © Рушания Алтай

“Карадиңгез буендагы дачабызның бакчасында Надир бәрхет чәчәкләре үстерде. Түтәлләрен диңгездән җыеп кайткан ак ташлар белән бизәргә ярата иде. Мин дә каберен аныңча бизәдем. Рамазан ае булу сәбәпле халык җыймаска булдым. Кабере башында тыйнак кына укылган догалар да Надирымның рухына барып ирешер, дигән өметтә калам”, - диде мәрхүмнең хатыны Берил Дәүләт. 

Кабер янында Надир Дәүләтнең Казанда яшәүче бертуган сеңелесе Фәридә Дәүләт килде тарафыннан бер көн алда язылган хатирәсе дә укылды. 

“Язмышның ачы җиле аркасында абыем Надир белән бергә үсү насыйп булмады. Аның белән танышканда миңа – 44, абыема 46 яшь иде. Ләкин бертуган абыем барлыгын кечкенәдән үк белеп үстем. Гомер буе шундый дәрәҗәле абыем булуы белән горурландым. Танышкан көннән башлап соңгы көненә кадәр ул минем терәгем, яклаучым булды. Аның ярдәме белән фатир иясе булдым. Фатирымны җиһазлаганда да матди ярдәмен кызганмады.

 

Фото: © Рушания Алтай

Ул безне дөньяга китергән һәм Казанда җирләнгән әниебезнең, Кызыл Ярда вафат иткән әтиебезнең кабер ташларын яңартуга да зур игътибар бирде, иң кирәкле вакытта, иң кыен чакта абыемның җылысын тоеп яшәдем. Бүген исә үземне тома ятим хис итәм. Күңелем аның юклыгын кабул итә алмый”, - дип, абыйсы Надир Дәүләт белән туганлык мөнәсәбәтләрен каләмгә алган ул.   

Билгеле булганча, тарих профессоры Надир Дәүләт яман шеш белән авырып, 2021 елның 30 маенда Истанбулда вафат булды. Якын көннәрдә хатыны Берил Дәүләт тарафыннан язылган һәм татарчага тәрҗемә ителгән биографиясе Татарстанда китап буларак нәшер ителәчәк.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100