news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Истанбулда яман шештән вафат булган галим Надир Дәүләт белән хушлаштылар

Мәрхүм яшүсмер чагында әнисе бәйләп биргән япма белән күмелде.

Истанбулда яман шештән вафат булган галим Надир Дәүләт белән хушлаштылар
Рушания Алтай

(Истанбул, 1 май, «Татар-информ», Рушания Алтай). Бүген Төркия белем дөньясы һәм татар диаспорасы вәкилләре дөньякүләм танылган тарих галиме Надир Дәүләтне соңгы юлга озаттылар. Ул үзен уллыкка алып тәрбияләп үстергән әти-әнисе һәм апасы янына җирләнде.

Танылган галимне соңгы юлга озатырга хатыны Бәрил, өлкән улы Юлай, Татарстанның Төркидәге вәкаләтле вәкиле Айрат Гатауллин, РФның Төркиядәге экспорт үзәге җитәкчесе Радик Гыйматдинов, Төркиянең фән эшлеклеләре, милләттәшләре, студентлары катнашты. Мәрхүм 15 яшьлек вакытында әнисе бәйләп биргән япма белән күмелде.

Истанбулда Covid-19 пандемия чикләүләре булу сәбәпле, җеназа мәрасименә күп кеше килә алмады. Мәрхүмнең Голландиядә яшәүче кече улы Гирай да әтисен соңгы юлга озатырга кайта алмады.

«Без Надирнең яман шеш белән авырганын белми идек. Үзе дә белмәде. Бөтен нәрсә шушы 15 көн эчендә булды. Хәле авырайгач, хастаханәгә салдык. Сишәмбе көнне матур гына сөйләшеп утырдык, көлештек. Икенче көнне хәле авырайды, кабат аңына килә алмады. Надирда ун еллап элек яман шеш күзәтелгән иде, ләкин дәваланып, ул аны җиңде. Без бүтән ул авыру белән авырмас, дип уйлый идек.Ә ул чир сиздерми генә кире кабатланган икән. Надирнең үлем сәбәбе коронавирус түгел. Ул яман шештән дөнья куйды», — дип сөйләде мәрхүмнең хатыны Бәрил Дәүләт.

Надир Дәүләт Истанбул каласының уртасында урын алган Фәрикөй зиратында әтисе Әхтәм, әнисе Гайниҗамал һәм апасы Рәшидә Бури җирләнгән гаилә каберлегенә күмелде. Әлеге зиратта Дәүш, Лаиш, Явуш, Кудәки, Сәитгали кебек татар гаиләләренең каберләре дә урын алган. Зиратка якын Фәрикөй, Куртулуш, Шишли мәхәлләләрендә Кытай һәм Япониядән күченгән татарлар күпләп яши. Надир Дәүләтнең балачагы да шушы тирәдә үткән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100