Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2021 елда тарифлар үсеше буенча фаразларын әйтте
Торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен гражданнарның тулаем түләве 4 процентка артырга мөмкин.
(Казан, 7 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Россия Хөкүмәте фаразларына караганда, 2021 елда коммуналь хезмәтләр өчен гражданнарның түләүләре барлыгы 4 процентка артачак. Бу хакта Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев ТР Хөкүмәте Йортында коммуналь хезмәтләргә тарифларны үзгәртү мәсьәләсенә багышланган брифингта белдерде.
«Газга күпләп сату бәяләрен индексацияләү 3 процент, электр энергиясенә 5 процент, су белән тәэмин итү, су кертү һәм җылылык белән тәэмин итү 4 процентка планлаштырыла. Әлеге яңалыклар кабул ителерме-юкмы яисә санитар-эпидемиологик вазгыять кысаларында шул ук килеш калырмы — төгәл әйтеп булмый, 2 айдан соң билгеле булыр», — диде ул.
Александр Груничев сүзләренчә, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр күрсәткече Татарстанда иң түбәннәрнең берсе. «Росстат мәгълүматларына караганда, торак-коммуналь өчен түләүгә куллану чыгымнары өлеше 1 гаиләгә уртача 7,1 процент тәшкил итә», — дип сөйләде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз