news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Танылган көрәшче Раббани Шәрипов вафат

Танылган көрәшче Раббани Шәрипов вафат

Милли көрәш буенча РСФСР, Татарстан АССР чемпионы, РСФСР спорт мастеры, Татарстанның атказанган спорт мастеры Раббани Шәрипов вафат. Танылган көрәшчегә 87 яшь иде. Мәрхүм белән хушлашу чарасы бүген Тукай районы Иске Абдул авылында була. Бу хакта «Шәһри Казан» газетасы хәбәр итә.

Узган елның ноябрендә Иске Абдул авылында Раббани Шәриповка бюст ачылган иде.

Фото: © Тукай районы «Якты юл» газетасы фотолары

  • Раббани Шәрип улы Шәрипов 1935 елның 8 октябрендә Тукай районы Торнаташ авылында туа. Кечкенәдән әти-әнисез кала, абыйсы гаиләсендә тәрбияләнә. Колхозда эшли. Совет Армиясендә хәрби хезмәт үткән. Чаллыда шоферлар курсын тәмамлагач, авылда 47 ел машина йөртүче – шофер булып эшләгән. Лаеклы ялга чыкканда, аңа үзе эшләгән «ГАЗ» йөк машинасын бүләк итәләр. Намуслы хезмәте өчен, «Хезмәт ветераны», «Хезмәттәге батырлык өчен», 3 мәртәбә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе медальләре белән бүләкләнгән.
  • 1957 елда авыл Сабан туенда беренче тапкыр батыр кала. 1958 елда – Яңа Юл районы (үзәге Теләнче-Тамак авылы) Сабан туе батыры, 1959 елда – Казанда Сабан туе батыры. 1970-1980 елларда Минзәлә һәм Чаллы районнарының абсолют батыры. Дистәләрчә калаларның (Минзәлә, Чаллы, Казан, Түбән Кама, Ижау һәм башка шәһәрләр) Сабан туе батыры. «Урожай» җәмгыяте чемпионы, «Ватаным Татарстан» газетасы тарафыннан каһарман-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә уздырылучы татар-башкорт көрәше буенча республика ярышларының дүрт тапкыр җиңүчесе.
  • 1970-еллардан башлап, Раббани Шәриповка республика данын якларга туры килә, ул Россия ярышларында катнаша. 1971-1973 елларда, Россиянең иң көчле көрәшчеләрен җиңгәннән соң, аның җилкәсенә «Россия чемпионы» дип язылган тасма эленә. Көрәшче карьерасын 38 яшендә тәмамлый. Үз авырлыгыннан шактый авыр булганнарны да җиңә.

Фото: © Тукай районы «Якты юл» газетасы фотолары, архив

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100