Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тукай районы Иске Абдул авылында танылган көрәшче Раббани Шәриповка бюст ачылды
Бүген Тукай районы Иске Абдул авылында милли көрәш буенча танылган спортчы Раббани Шәриповка бюст ачу тантанасы узды. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Тукай районы хакимиятенең матбугат хезмәте җитәкчесе Рөстәм Зәкиев хәбәр итте.
Бюстның авторы – скульптор Хәмит Мингалиев. Ул авыл җирлегенең мәдәният йорты каршында урнаштырылган. Биредә, шулай ук, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәренә дә һәйкәл куелуын искәртик.
Тантаналы чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан көрәш федерациясе Президиумы рәисе Марат Әхмәтов, Тукай районы башлыгы Фаил Камаев, Раббани Шәриповның улы Ришат Шәрипов һәм башкалар катнашты.
Бюст ачылганчы Раббани Шәриповның өендә дә очрашу узды, Марат Әхмәтов һәм Фаил Камаев күренекле көрәшче һәм аның тормыш иптәшенә истәлекле бүләкләр тапшырды.
Бюст ачылышыннан соң, Марат Әхмәтов, Фаил Камаев һәм башка кунаклар Түбән Суыксу авылындагы «Алга» спорт комплексына барды. Анда ТР атказанган спорт мастеры Раббани Шәрипов Кубогына 2005 елгы һәм кечерәк үсмерләр арасында көрәш буенча Xll ачык традицион турнир уза.
- Раббани Шәрипов – милли көрәш буенча РСФСР (1969, 1971, 1972), Татарстан АССР (1973, 1974) чемпионы. Милли көрәш буенча РСФСР спорт мастеры, Татарстанның атказанган спорт мастеры (1997).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз