news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тәлгать Галиуллин: Резедә Ганиева әдәбиятны эстетик категория - матурлык буларак өйрәтте

«Ул яңа дулкын алып килде, татар әдәбиятының бер феномены булды», - диде галим.

Тәлгать Галиуллин: Резедә Ганиева әдәбиятны эстетик категория - матурлык буларак өйрәтте
Владимир Васильев

Филология фәннәре докторы, профессор, тәнкыйтьче Тәлгать Галиуллин филология фәннәре докторы, профессор Резедә Ганиеваны әдәбият фәнен укытуда керткән өлешен бәяләде.

«Резедә Кадыйровна үзенә күрә татар әдәбиятының бер феномены булды. Ул яңа дулкын алып килде. Без әдәбиятны схематик рәвештә өйрәнә идек, аның эчтәлеген сөйли идек, ара-тирә композициясе, сурәтләү чараларына кагыла идек. Ләкин Резедә Ганиева әдәбиятны эстетик категория - матурлык буларак, кешенең күңелен, аның йөрәген ачып сала торган фән буларак өйрәтте», - диде ул Габдулла Тукай әдәби музеенда «Әдәбият фәне маягы» дигән әдәби-музыкаль кичәдә.

Аның әйтүенчә, галимә беркайчан да кешеләргә авыр сүз әйтмәгән. «Әйтсә дә, турысын әйтә, ләкин кешене рәнҗетмичә генә. Үлгән кешене искә алу, аның турында сөйләшү, аның эшләгән эшләрен тану бизи торган әйбер. Кешенең үзен хөрмәт итсәң, сине дә хөрмәт итәчәкләр. Резедә Кадыйровнаны һәрвакыт истә тотарбыз», - диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot