news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәлгать Галиуллин: Әхмәт Фәйзинең «Умырзая» җырында татар халкының моңы чагылыш тапкан

Тәлгать Галиуллин: Әхмәт Фәйзинең «Умырзая» җырында татар халкының моңы чагылыш тапкан
Салават Камалетдинов

Әдәбият галиме, профессор Тәлгать Галиуллин фикеренчә, татар язучысы, драматург, шагыйрь, публицист һәм әдәбият тәнкыйтьчесе Әхмәт Фәйзи иҗат иткән «Умырзая» җырында татар халкының моңы чагыла.

«Ул татар поэзиясендә интеллектуаль башлангычны югары дәрәҗәгә күтәргән шагыйрьләребезнең берсе. Кайсы гына әсәрләрен карама, анда, беренче чиратта, фикер ярылып ята. Сурәтләү байлыгы искиткеч. «Умырзая» дигән җырын гына карагыз, анда татар халкының моңы чагылыш тапкан», - диде ул Әхмәт Фәйзинең 120 еллыгына багышланган «Тукай хәятына чумып...» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәсендә.

Әхмәт Фәйзи беренче шигырен «Их, шагыйрь булсаң иде!» дип атаган. «Чыннан да, максатына ирешә. Ни сәбәпле Арчага кайтканын да аңладым: чөнки анда Кырлай, Тукай эзләре бар. Шунда яшәп, Тукайның бөтен яшәгән урыннарын, аралашкан кешеләрен тикшереп, өйрәнеп кайта. Шуннан соң, аның «Тукай» романнары туа», - диде ул.

«Ул бер урында тормый, Казанда да була, Мәскәүгә барып урнаша һәм иҗат эше белән генә шөгыльләнә. Бөтен жанрларны колачлап бару ягыннан, мин аның белән янәшә куярлык шагыйрьне белмим. Ул 55 яшендә вафат була. 90 яшькә җиткән язучыларыбыз бар, шулай да, шулкадәр үк колачлы мирас калдырмаганнар», - дип бәяләде галим.

Тәлгать Галиуллин Тукайны өйрәнүче буларак, Әхмәт Фәйзи белән янәшә куярлык кеше күп түгеллеген әйтте. «Тукай аны миллилеге, фикере, татар халкына хас моңны үзенең әсәрләрендә чагылдыруы белән тартып тора. Тукай премиясенә без Әхмәт Фәйзигә бурычлы. Ул Тукай бүләген булдырган. 1958 елда беренче Тукай бүләген ала һәм ике айдан соң вафат була», - диде ул.

«Флейталар» поэмасы өчен генә дә Тукай бүләген алуга лаеклы шагыйрь ул. Без аның дәвамчылары, аңа рәхмәтле булырга тиешбез. Татар халкының Әхмәт Фәйзи дигән шагыйре, прозаигы, драматургы, тәнкыйтьчесе бар икән, димәк, без бәхетле халык», - диде профессор.

  • Әхмәт Фәйзи – Габдулла Тукайның тормышын һәм иҗатын тирәнтен өйрәнгән шәхес. Ул 1930 елларда беренчеләрдән булып Габдулла Тукай образын драматургия жанрында «Тукай Җаекта» һәм «Тукай» пьесаларында гәүдәләндерә, «Тукай» кинолибреттосын яза. 1958 елда язучылардан беренче буларак Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100