news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай музеенда язучы, драматург һәм шагыйрь Әхмәт Фәйзине искә алдылар

«Тукай хәятына чумып...» дип исемләнгән кичәдә Әхмәт Фәйзинең тормыш юлы, аның турында истәлекләр сөйләделәр һәм әдипнең әсәрләрен яңгыраттылар.

Тукай музеенда язучы, драматург һәм шагыйрь Әхмәт Фәйзине искә алдылар
Салават Камалетдинов

Габдулла Тукай әдәби музеенда татар язучысы, драматург, шагыйрь, публицист һәм әдәбият тәнкыйтьчесе Әхмәт Фәйзинең 120 еллыгына багышланган «Тукай хәятына чумып...» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә оештырылды.

  • Әхмәт Фәйзи – Габдулла Тукайның тормышын һәм иҗатын тирәнтен өйрәнгән шәхес. Ул 1930 елларда беренчеләрдән булып Габдулла Тукай образын драматургия жанрында «Тукай Җаекта» һәм «Тукай» пьесаларында гәүдәләндерә, «Тукай» кинолибреттосын яза. 1958 елда язучылардан беренче буларак Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Габдулла Тукай музее мөдире Гүзәл Төхвәтова Татарстан Милли музее фондында Әхмәт Фәйзинең шәхси әйберләре, төрле фотосурәтләр, гаиләсе белән бәйле тормыш-көнкүреш предметлары да барлыгын әйтте. «Әхмәт Фәйзи дигәч, Габдулла Тукай искә төшә. Тукай дигәч, Әхмәт Фәйзи күңелгә килеп баса», - диде ул.

Гүзәл Төхвәтова Әхмәт Фәйзинең гомеренең соңгы елларында «Тукай» романын эшләвен әйтте. «Китап өчен материалларны Ленинград, Мәскәү, Алма-Ата архивларында эзли. Ике китап итеп уйланылган бу эпопеяны әдип 1947 елда яза башлый һәм беренче китабын 1950 елда тәмамлый. Китапның икенче кисәге язылмыйча кала. 1952 елда дөнья күргән роман күп телләргә тәрҗемә ителә, татар телендә берничә тапкыр басыла», - ди ул.

«Әдәбият тарихында бөтен жанрларны тигез дәрәҗәдә колачлаган, актив иҗат иткән, үзен таныткан, шул жанрларны үстергән язучылар бик аз. Әхмәт Фәйзи шундый уникаль әдипләрнең берсе. Аның кебек әдәбиятның бөтен жанрларына үтеп кергән язучылар XX гасырда, бәлки, юктыр. Хәзер дә алар сирәк. Әхмәт Фәйзи поэзия, проза, драматургия, опера һәм балет сәнгатендә, тәрҗемә, әдәби тәнкыйть, балалар әдәбияты өлкәләрендә актив эшли», - диде Татарстанның халык шагыйре Газинур Морат.

Аның фикеренчә, Әхмәт Фәйзи кебек язучылар беркайчан да онытылырга тиеш түгел. «Алар киләчәк буынны да тәрбияләргә лаек әдипләр. Китаплары да һәрдаим чыгып торырга тиеш. Бәлки, аның кадерен дә белеп бетермибездер, чөнки бездә талантлар шулкадәр күп!» – диде шагыйрь.

Ул Әхмәт Фәйзи гомерен сәяхәтләрдә йөреп уздырганын искәртте. «Хәтта Донбасска да барган, татар шахтерлары арасында гыйлем-мәгърифәт таратып йөргән. Арчада да эшләгән. Кыска гына гомерендә әдип тау кадәр хезмәт калдырган. Белүемчә, соңгы китабы аның йөз еллыгында чыккан булган. Китабы чыкмый икән, нинди генә бөек язучы булса да, көннәрдән бер көнне исеме онытыла. Тукай музеена рәхмәт», - диде Газинур Морат.

Әдәбият галиме, профессор Хатыйп Миңнегулов әйтүенчә, Әхмәт Фәйзи төрле җирләрдә торса да, күңеле һәрчак Казан белән бәйләнештә булган. «27 ел Мәскәүдә яшәсә дә, татар мәдәни тормышының үзәгендә кайнаган. Ул Советлар союзында татардан тыш, башка халыклар белән дә тыгыз мөнәсәбәттә торган. Башкалада татар мәнфәгатьләрен яклауда зур өлеш кертә», - диде ул.

«Хәзер татар галимнәре, иҗат әһелләренең дуслыгы – ташка үлчим. Бер-берсенә көнләшү бар. Ә ул вакытта Әхмәт Фәйзиләр ихлас, дус булганнар. Муса Җәлил, Фатих Хөсни, Сибгат Хәким, Хәсән Туфан белән аларның чын дуслык мөнәсәбәтләре булган. Бер-берсе өчен куанганнар. Шулай ук, Әхмәт Фәйзинең иҗатын өйрәнергә, пропагандаларга, мәктәп, уку йортлары, радио-телевидение аша танытырга кирәк», - диде галим.

Кичәдә Ильяс Әүхәдиев исемендәге музыкаль училище студенты Азалия Хафизова, концертмейстер Алсу Сөнгатуллина, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Хәбибуллина, Татарстанның атказанган артисты Айдар Габдинов, Татарстанның атказанган артисты, Камал театры актеры Илнур Закиров чыгыш ясады.

  • Әхмәт Фәйзи татар поэзиясендә интеллектуаль шигырь традицияләрен үстерүгә һәм баетуга күп хезмәт куя. Аның иҗатында юмор-сатира зур урын били, драматургия әсәрләре дә билгеле («Каеннар яфрак ярганда», «Беренче елмаю»). Театр сәнгатенең синтетик жанрларын берләштергән музыкаль комедия, опера һәм балет өчен либреттолары (Нәҗип Җиһановның «Качкын», «Җәлил», Мансур Мозаффаровның «Зөлхәбирә» операларына, Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балетларына) бар. Әдип 1958 елның 11 августында Мәскәүдә вафат була.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100