news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Таиландта наркотик саткан өчен тоткарланган хатын-кыз Татарстан кешесе булып чыккан

Россия һәм Америка кешеләрен Пханган утравында тоткарлаганнар.

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ»). Таиландта наркотиклар белән сату иткән өчен тоткарланган 32 яшьлек Римма Куканова Татарстан кешесе булып чыккан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганакларыннан билгеле булды.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, 44 яшьлек АКШ гражданын һәм Россиядән килгән хатын-кызны наркотик матдәләр белән сәүдә иткән вакытта тоткарлыйлар. Алар яшәгән бунгалода хокук саклау органнары хезмәткәрләре берничә төрдәге наркотик табып ала. Тикшерүчеләр фаразлавынча, әлеге пар әфьюнне утраудагы күңел ачу урыннарында туристларга саткан.

Римма Куканованың туганнары аның тоткарлануы турында әлегә анык кына берни дә белми.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot