Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тәбрис Яруллин Мәскәү базарына эшкә чыккан
Татар яшьләре лидеры буларак байтак еллар Бөтендөнья татар яшьләре форумын җитәкләгән һәм Милли китапханәдә директор урынбасары булып эшләгән Тәбрис Яруллин яңа эш урыны турында хәбәр итә.
«Абыегыз эшкә чыкты. Бөтен эшмәкәрләр: рәхим итегез! Сылтама буенча опен колл», дип язган ул сторизда. Ул гастроэнтузиастларны, тегә һәм куллары белән эшли белгән кешеләрне хезмәттәшлеккә чакыра.
Тәбрис Ярулин Мәскәү базарына үзәктән читтәрәк урыннан үзенә тартып торучы үзәк ясау, кешеләргә файдалы кирәкле урын ясау максаты белән килүен әйткән иде. «Үземне мәдәният өлкәсендә калам дип саныйм, көнкүреш культурасы, культура потребления дә зур мәдәниятнең бер өлеше», дигән иде ул.
- Тәбрис Яруллин 2007 елдан 2019 елга кадәр Бөтендөнья татар конгрессында эшләде. 2012-2019 елларда Бөтендөнья татар яшьләре форумын җитәкләде. 2020 елдан Милли китапханәнең яңа директоры Мәдинә Тимерҗанова чакыруы буенча китапханәдә эшләде. Ул анда биш урынбасарның берсе иде.
- Мәскәү базары көзгә яңартылып ачылырга планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз