news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәбрис Яруллин Милли китапханәдәге вазифасыннан китте

Тәбрис Яруллин Милли китапханәдәге вазифасыннан китте
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Тәбрис Яруллинның бүген Милли китапханәдә директор урынбасары вазифасында соңгы эш көне булды.

«Минем китапханәдәге миссиям тәмам. 4 ел элек 30 август көнне эшләргә килгән идем һәм шундый кызык, эчтәлекле эштә һәм дөньяда эшләдем! Мине кабул иткән, үстергән китапханәгә һәм китапханәчеләргә зур рәхмәт!» дип язган Тәбрис Яруллин аккаунтына. Ул китапханә директоры Мәдинә Тимерҗановага чын остаз булуы өчен рәхмәтләрен җиткергән.

«Мин үзем яңа проектка - Мәскәү базарына эшкә күчәм, аны яңарталар, үзәктән читтәрәк урыннан үзенә тартып торучы үзәк ясау, кешеләргә файдалы кирәкле урын ясау - киләсе максат. Казан, Татарстан өчен бу әле яңа юнәлеш, шунсы белән кызык та. Үземне мәдәният өлкәсендә калам дип саныйм, көнкүреш культурасы, культура потребления дә зур мәдәниятнең бер өлеше», дигән Тәбрис Яруллин.

Ул яңа урында үзенең яңа проектларга ачык булуын ассызыклаган. «Мәскәү базары яңалыкларын карап барыгыз», дигән Тәбрис Яруллин.

  • Тәбрис Яруллин 2007 елдан 2019 елга кадәр Бөтендөнья татар конгрессында эшләде. 2012-2019 елларда Бөтендөнья татар яшьләре форумын җитәкләде. 2020 елдан Милли китапханәнең яңа директоры Мәдинә Тимерҗанова чакыруы буенча китапханәдә эшләде. Ул анда биш урынбасарның берсе иде.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100