news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Тәртип» радиосының яңа студиясе ачылышында Рөстәм Миңнеханов котлавын җиктерде

Студияне Татарстан Президентына «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков тәкъдим итте.

«Тәртип» радиосының яңа студиясе ачылышында Рөстәм Миңнеханов котлавын җиктерде
Владимир Васильев

(Казан, 7 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең унынчы катында «Тәртип» радиосының үз студиясе ачылды. Ачылышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

«Студия бүгенге заман таләпләренә туры килерлек итеп эшләнгән. Аерым тавыш яздыру бүлмәсе, шул ук вакытта җанлы концерт кую өчен сәхнә өлеше бар. Бу студиядән бүген беренче тапкыр туры эфирга чыктык. Эфирда Рөстәм Миңнеханов та үз котлавын җиткерде», — диде «Тәртип» радиосының баш мөхәррире урынбасары Ләйлә Ялалова.

Студияне Рөстәм Миңнехановка «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков тәкъдим итте.

«Бүгенге көннән иртәнге тапшырулар өч сәгать дәвамында туры эфирда алып барылачак», — дип өстәде Ләйлә Ялалова.

Искәртеп үтик, узган ел Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республика хөкүмәте ярдәме белән «Тәртип» тапшырулары FM ешлыкларда чыга башлады, тапшырулар редакциясе исә «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте карамагына күчте.

Радионың миссиясе — милли моңнар һәм халык җырларын тыңлаучыларга җиткерү, туган телнең матурлыгын һәм байлыгын, татар халкының тарихын, милли традиция, гореф-гадәтләр, мәдәни һәм әдәби мирасын киләчәк буыннарга тапшыру.

Радио Татарстанның 13 шәһәре һәм районында (Казан, Яшел Үзән, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләре, Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Тукай районнары) сөйли. Быел июньдә Зәйдә яңа ешлык ачылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100