news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Сәлимгәрәев: Милли радиоларның мәдәни байлыкны җиткерү мөмкинлеге артты

«Татмедиа» җитәкчесе быел «Тәртип» радиосының яңа ешлыгы Зәйдә ачылачагын әйтте.

Айдар Сәлимгәрәев: Милли радиоларның мәдәни байлыкны җиткерү мөмкинлеге артты
Солтан Исхаков/архив

(Казан, 7 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев татар телле радиоларны үстерү өчен төрле мөмкинлекләр барлыгын әйтте.

«Киләчәккә өметләр зур: татар халкының музыкаль-әдәби байлыгын тыңлаучыларга җиткерү мөмкинлеге артты. Татарстанлылар заманча музыканы, безнең әти-әниләр тыңлап үскән — ретро җырларны да ишетә ала. Кирәк икән, әдәби әсәрләрне дә тыңлап була», — диде ул «Милли радиотапшыру: үсеш стратегиясе» түгәрәк өстәле башланыр алдыннан.

Айдар Сәлимгәрәев радионы үстерү өчен төрле мөмкинлекләр барлыгын искәртте: «радиоплеер төзергә, яңа радиостанцияләр ачып була», — диде ул. «Әйтик, быел июньдә „Тәртип“ радиосын 88.0 МГц ешлыгында Зәйдә ачарга ниятлибез», — дип сөйләде «Татмедиа» җитәкчесе.

«Үткән ел татар радиолары өчен зур вакыйга булды: Казанда һәм Чаллыда эфирда „Тәртип“ радиосы чыга башлады. Быел „Китап“ радиосы радиодулкыннарда чыкты. Шул ук вакытта аларны интернетта да тыңларга мөмкин. „Татарстан авазы“ — Интернет киңлекләрендә яңгыраган яңа радио», — дип билгеләп үтте ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100