Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Тәртип» радиосы тапшыруларын махсус подкастларда тыңлап була
Тапшыруларның язмаларын кеше үзенә уңайлы вакытта теләсә кайда, теләсә кайсы җайланмада тыңлый ала, ди «Тәртип» радиосының башкарма продюсеры Айваз Садыйров.
(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Тәртип» радиосы тапшырулары белән подкаст системасы булдырылган.
«Тапшырулар базасы бик зур, хәтта аларның барысын да эфирда яңгыратып бетереп тә булмый. Шушы кыйммәтләрне халыкка тагын да якынайту өчен, без подкастлар системасын булдырдык», — дип сөйләде «Тәртип» радиосының башкарма продюсеры Айваз Садыйров «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Айваз Садыйров сүзләренчә, хәзер тапшыруларны җирнең барлык почмакларында теләсә кайсы вакытта тыңларга мөмкин.
«Тапшыруларның язмаларын кеше үзенә уңайлы вакытта теләсә кайда, теләсә кайсы җайланмада тыңлый ала. 20гә якын тапшыру „ВКонтакте“дан алып „Apple Подкасты“, „Google Подкасты“га кадәр урнаштырылды, ул кирәкле вакытта кызыксындырган мәгълүматны ачып тыңларга ярдәм итә. Киләчәктә тапшыруларның видеоверсияләрен тәкъдим итәргә ниятлибез», — диде ул.
Подкастларны социаль челтәрләрдә, яисә tartip.tatar сайтында тыңларга була.
Элегрәк «Тәртип» радиосына яңа гимнның көен Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Эльмир Низамов иҗат итүе турында язган идек.
Галерея: «Тәртип» радиосының ребрендингы турында әңгәмәдән фоторепортаж
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз