news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Тәртип» радиосына яңа гимнның көен Эльмир Низамов язган

Гимнны иҗат иткәндә, скрипка, фортепиано, саксофон һәм башка уен коралларын кулланганнар.

 «Тәртип» радиосына яңа гимнның көен Эльмир Низамов язган
Рамил Гали

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Тәртип» радиосының ребрендингында яңа гимн тәкъдим ителде. Аның көен Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Эльмир Низамов язган.

«Бары тик „Тәртип“кә генә хас яңгыраш булган махсус гимн яздырдык. Бу эшкә талантлы композиторыбыз Эльмир Низамов алынды. Якын киләчәктә аның сүзләре дә булачак», — диде «Тәртип» радиосының PR белгече Айсылу Лерон «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Радионың яңа визуаль һәм көйле бизәлешен тәкъдим итү чарасында гимнны музыкаль инструментларда уйнап күрсәттеләр.

«Әлеге гимнны язганда фортепиано, скрипка, флейта, гитара, саксофон һәм башка уен кораллары кулланылды. Көйдә татар халкына хас булган милли ноталар сакланды», — диде композитор Эльмир Низамов.

Радионың башкарма продюсеры Айваз Садыйров сүзләренчә, гимн эфирдан тыш та, төрле чараларда яңгыраячак. «Эфирда яңгырар өчен гимнның үз вакыты булачак, гомумән, ул эфирдан тыш та, төрле концерт чараларында да яңгыраячак», — дип белдерде ул.

Элегрәк «Татар-информ» «Тәртип» радиосының яңа ребрендингы турында язган иде.



Галерея: «Тәртип» радиосының ребрендингы турында әңгәмәдән фоторепортаж
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100