Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төркиянең баш консулы: Татар телен бик тиз өйрәнә алырмын дип уйлыйм
Игътибар белән тыңласам, татарча салмак сөйләмне аңлыйм, диде Исмәт Эрикан.
(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Алсу Исмәгыйлева). Төркиянең Казандагы баш консулы Исмәт Эриканның татар телен өйрәнергә әле мөмкинлеге булмаган. Бу хакта ул бүген журналистлар белән очрашуда әйтте.
Исмәт Эрикан баш консул булып быел октябрь аенда билгеләнгән иде. Үзенең беренче матбугат конференциясендә ул татар телен өйрәнергә теләге барлыгын әйтте.
«Яңа гасыр» телеканалы журналисты Гөлназ Рәхмәтуллинаның «Татар телен өйрәнергә мөмкинлегегез булдымы?» дигән соравына баш консул: «Реалист булырга кирәк. Соңгы өч айда тын алырга вакытың булдымы дип сорасагыз, мөгаен, мин булмады дип җавап бирермен. График бик тыгыз булды», — диде ул.
Шулай да мин татар телен бик тиз өйрәнә алырмын дип уйлыйм, диде баш консул. Ул, игътибар белән тыңлаган очракта, татарча салмак сөйләмне аңлаганын әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз