Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төркиядә Надир Дәүләтне искә алдылар
Искә алу чарасында Татарстаннан Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге һәм Төркиядәге татар диаспорасы вәкилләре катнашты.
(Истанбул, 12 июль, «Татар-информ», Рушания Алтай). Мәрхүм татар-төрек галиме Надир Дәүләт тууына 77 ел тулу уңаеннан Истанбулда аны искә алу кичәсе узды. Чараны Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиллеге оештырды.
Искә алу чарасында Татарстанның Төркиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Айрат Гатауллин, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаев, Надир Дәүләтнең хатыны Берил Дәүләт, ИРСИКА оешмасы вәкиле Нәслихан Сандал, Төркиядә яшәүче татар диаспорасы вәкилләре катнашты.
Җыенны Надир Дәүләтнең элеккеге магистранты, Мәрмәрә университеты галимәсе Ләйсән Шаһин алып барды. Ул бу чараның Надир Дәүләтнең тууына 77 яшь тулу уңаеннан оештырылганын белдерде һәм Надир Дәүләтнең фәнни эшчәнлеген яктыртып үтте.
Айрат Гатауллин Надир Дәүләтнең татар һәм төрки дөньяда тоткан урыны турында сөйләде. Аның татар язмышы, киләчәге өчен борчылып яшәгән татар җанлы шәхес булуын ассызыклады.
«Надир Дәүләт — белем дөньясына күп санлы галимнәр җитештергән, аларны татар дөньясы белән таныштырган, гомерен фән аркылы милләтенә багышлаган галим. Аның үлемен зур югалту итеп кабул итәбез», — диде ул.
Җыенга интернеттан zoom программасы аша катнашып, Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев, Бөтендөнья татарлар лигасы рәисе, галимә Гөнүл Пултар, Надир Дәүләт укыткан галимнәр Әхмәт Канлыдәрә, Нәсрин Сарыәхмәтоглу, Арзу Кылынч, Айшәгүн Сойсал мәрхүм галим турындагы фикерләре һәм истәлекләре белән уртаклаштылар.
Искә алу җыены Татарстанның Төркиядәге вәкиллеге бинасында үтте. Ул Бәрил Дәүләтнең «Надир Дәүләт кайда?» дип исемләнгән слайд-шоу белән тәмамланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз