Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төркиядә мәрхүм галим Надир Дәүләтнең каберенә таш куелды
Фәрикөй зиратында мәрмәр кабер ташының бер ягына «Казан татарларының горурлыгы» дип язылган, икенче ягына Кол Шәриф мәчете ясалган. 8 июньдә мәрхүмнең якыннары, дуслары, милләттәшләре, коллегалары, шәкертләре бирегә дога укырга җыелачак.
(Истанбул, 7 июнь, «Татар-информ», Рушания Алтай). Быел апрельнең соңгы көнендә яман шеш авыруыннан вафат булган күренекле тарих галиме Надир Дәүләтнең каберенә таш куелды. Бу хакта мәрхүмнең тормыш иптәше Берил Дәүләт хәбәр итә.
Мәрмәр таш өстенә «Казан татарларының горурлыгы профессор Надир Дәүләт. 15.07.1944 — 30.04.2021» дип язылган. Арткы ягына Кол Шәриф мәчете рәсеме ясалган. Гаилә каберлеге ташын Берил Дәүләт үз мөмкинлеге белән яңадан эшләткән.
«Надир Дәүләт Кол Шәриф мәчетенә зур әһәмият бирә иде. Ул аны татар халкының яңадан туу, терелүе, кабаттан аякка басуы, җиңүе символы итеп күрде. Бу хакта чыгышларында да әйтеп килде. Әлеге фикерен беренче булып 2005 елда Казанның мең елллыгы бәйрәме чараларында телгә китерде», — дип, кабер ташына Кол Шәриф мәчетен ясатуының сәбәбен аңлатып үтте Берил Дәүләт «Татар-информ»ның Төркиядәге хәбәрчесенә.
Берил Дәүләт фикеренчә, күпләр Сөембикә манарасын татар халкының изге символы итеп кабул итә. «Надир исә аны җиңелү, сыкрау, матәм символы итеп бәяли. Бу уңайдан ул якын дусты Фәрит Иделле белән дә бәхәскә кергән иде. Ул аңа да кабаттан торгызылган Кол Шәриф мәчетенә зур мәгънә йөкләнгәнен, татар халкының яңа милли символы булырга лаек икәнен әйтте», — дип сөйләде Берил Дәүләт.
Берил Дәүләт мәрхүм иренең каберенә, 19 майда — өйләнешкән көннәренә туры китереп, чәчәкләр утырткан. «Бу көнне Надир, бер ел да калдырмыйча, миңа кочак тулы чәчәкләр бүләк итә иде. Бу юлы мин аңа — каберенә чәчәкләр китердем. Әти-әниемнең бакчасында үсеп утыручы кактусларны ярата иде. Аларны да кабер туфрагына утыртып куйдым», — дип сөйләде ул.
8 июнь көнне Фәрикөй зиратында күренекле татар-төрек галиме Надир Дәүләт рухына кабере янында дога уку оештырыла. Анда мәрхүмнең якыннары, дуслары, милләттәшләре, коллегалары, шәкертләре катнашыр, дип көтелә.
- Татар-төрек галиме Надир Дәүләт әти-әнисе кабере янында җирләнәчәк
- Истанбулда яман шештән вафат булган галим Надир Дәүләт белән хушлаштылар. Мәрхүм яшүсмер чагында әнисе бәйләп биргән япма белән күмелде.
- «Төрки дөнья һәм фән өчен зур югалту». Истанбулда галим Надир Дәүләтне җирләделәр
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз