news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төркиядә җир тетрәү сәбәпле, Миңнеханов Эрдоганга кайгы уртаклашу белдерде

Республика җитәкчесе татарстанлылар исеменнән табигый катастрофа вакытында һәлак булган кешеләрнең туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты һәм зыян күрүчеләргә тизрәк савыгуын теләде.

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Төркиядә җир тетрәү сәбәпле, кешеләр үлгән. Рөстәм Миңнеханов Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганга кайгы уртаклашу сүзләре белән телеграмма юллады.

«Татарстанлылар Төркия Республикасының Элязыг һәм Малатья провинцияләрендә җир тетрәү нәтиҗәсендә кешеләрнең үлеме турындагы хәбәрне әрнеп һәм чын күңелдән кайгырып кабул итте», диелә телеграммада.

Республика җитәкчесе татарстанлылар исеменнән табигый катастрофа вакытында һәлак булган кешеләрнең туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты һәм зыян күрүчеләргә тизрәк савыгуын теләде.



news_right_1
news_right_2
news_bot