news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядәге җир тетрәүдә егерме ике кешенең гомере өзелгән

Төркия башлыгы Рәҗәп Тайип Эрдоган иминлекне тәэмин итү өчен кирәкле барлык чараларның күрелүен белдергән.

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Кичә Төркиянең Әлазый вилаятендә җир тетрәү барлыкка килгән. Анда егерме ике кеше һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» TRT Tatar сайты хәбәр итә.

«Төркия вакыты белән 20 сәгать 55 минутта барлыкка килгән 6,8 зурлыгындагы җиртетрәүдә егерме ике кеше һәлак. 1031 кеше яраланган. Җирнең 6,75 чакрым тирәлегендә барлыкка килгән җиртетрәү якынча кырык секунд дәвам иткән. Төркия башлыгы Рәҗәп Тайип Эрдоган бу хәлләр белән хәбәрдар. Ул иминлекне тәэмин итү өчен кирәкле барлык чараларның күрелүен белдерде», — диелә хәбәрдә.

Төркия халкы сүзләренчә, ил башлыгы җир тетрәүдә һәлак булучыларга Аллаһы Тәгаләдән ярлыкау, яраланучыларга шифалык теләп, дога кылган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100