news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә Идел-Урал-Төркестандагы яңача фикер хәрәкәтләре турында китап басылды

Китапның авторы, профессор Әхмәт Канлыдәрә әсәрен остазы, күренекле татар-төрек галиме Надир Дәүләткә багышланган.

Төркиядә Идел-Урал-Төркестандагы яңача фикер хәрәкәтләре турында китап басылды
Рушания Алтай

(Истанбул, 30 май, «Татар-информ», Рушания Алтай). Татар-төрек галиме Надир Дәүләтнең элеккеге студенты, Мәрмәрә университеты тарих профессоры Әхмәт Канлыдәрә Идел-Урал һәм Төркестан җирлегендә яңача фикерләү хәрәкәтләре хакында тарихи-фәнни китап бастырды.

Китап «Идел-Урал һәм Төркестанда фикер хәрәкәтләре. Дини реформа һәм җәдитчелек» дип атала. Ул Төркиядә төрек телендә «Өтүкән» нәшриятында басылган. Автор аны: «Миңа төрки дөньяны сөйдергән укытучым Надир Дәүләткә…» дип, остазына багышлаган. 

«Бу китап минем бу көнгә кадәр иң яхшы хезмәтләремнең берсе, шуңа күрә аны Сезгә багышлап яздым», — дип автор пилот нөсхәсен остазы Надир Дәүләткә җибәргән. Надир Дәүләт: «Китабың басылуы белән котлыйм. Аны миңа багышлавың бик тойгылындырды. Якын көннәрдә күрешербез, дип уйлыйм. Бәлки, минем яңа офисда очрашырбыз», — дип җавап язган. «Кызганыч, бу аның белән соңгы язышуыбыз булган икән. Китапны күрә алмавы күңелемдә үкенеч булып тора», — диде Әхмәт Канлыдәрә «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Китапта Идел-Урал һәм төрки дөньядагы җәдитчелек агымын әйдәп баручылар буларак татар зыялылары һәм аларның эшчәнлекләренә зур урын бирелгән. Габденасыйр Курсави, Шиһабетдин Мәрҗани, Зәйнулла Рәсүлев, Ризаэддин Фәхреддин, Галимҗан Баруди, Муса Бигиев кебек шәхесләр Идел-Урал җирлегендә дини уяну лидерлары буларак бәяләнгән.

Татар җәмгыятен заманчалаштыруга этәргән факторлар, татарларда халыкчанлык һәм социализм хәрәкәтләре, заманча татар әдәбиятының барлыкка килү этаплары тикшерелгән. Җәдитчелек хәрәкәте Исмәгыйл Гаспралы идеяләре һәм аны хуплаучы зыялылар, яңача уку-укыту системасы, кадимчеләрнең җәдитчелеккә каршы көрәше, тел һәм дин мәсьәләләре буенча бәхәсләр, татар хатын-кыз хәрәкәтләре, Россия мөселманнарының сәяси эшчәнлекләре аркылы яктыртылган.

Китапта госманлы империясе белән Россия төркиләре арасындагы мөнәсәбәтләрдә Йосыф Акчура, Гаяз Исхакый, Фатих Кәрими, Муса Бигиев кебек татар зыялыларының әһәмиятле урын тотулары, казан һәм кырым татарлары тарафыннан госманлы төрекләренең тәнкыйтьләнүе, Истанбулга укырга килгән татар һәм төрекстанлы шәкертләр, Россия һәм Төркестанга килгән мөгаллимнәр турындагы тикшеренүләр аеры бүлек буларак тәкъдим ителгән.

Әхмәт Канлыдәрә 1909-1914 еллар арасында Морад Рәмзи, Галимҗан Идриси, Габдерәшит Ибраһим, Әхмәт Таҗетдин, Әминә Сәмия ханым кебек татар зыялыларының мәкаләләре басылган төрек матбугаты турында да киң мәгълүмат биргән. Автор әйтүенчә, бу китапның нигезен аның кандидатлык диссертациясе тәшкил итә. Ул аңа фәнни мәкаләләрен, яңа тикшеренүләрен, күзәтүләрен дә өстәгән. Бу китап өчен махсус XX гасыр башы Идел-Урал һәм Төркестан җирлеге картасын ясаткан. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100