news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төркиядә 24 июньдә узган сайлауда демократия җиңде - Рәҗәп Тайип Эрдоган

Төркия Президенты Анкарада сайлаучыларга мөрәҗәгать итте.

(Казан, 25 июнь, “Татар-информ”). Төркиядә 24 июньдә узган Президент һәм парламент сайлауларында демократия җиңде, дип белдерде Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган Анкарада сайлаучыларга мөрәҗәгать итеп.

Президент искәрткәнчә, сайлаучылар демократия, кеше иреге һәм хокукы, шулай ук реформаларны дәвам итүне яклап үз сүзен әйтте.

Төркия лидеры алдагы елларда Анкараның террорчылык оешмалары белән тагын да кыюрак көрәшәчәген, халыкара аренада Төркиянең абруе артачагын вәгъдә итте.

Дәүләт башлыгы Төркиянең 2023 елга кадәрге чорга куелган максатларына сайлаучыларның теләктәшлеге белән ирешәчәгенә ышаныч белдерде.

Моннан алдарак “Татар-информ” Президентлык өчен кандидатлар арасында хәзерге илбашы Рәҗәп Тайип Эрдоганның тавыш саны буенча беренче булып торуын хәбәр иткән иде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot