ҺАВА ТОРЫШЫ -15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт, Җәмгыять

Төркиядәге сайлауларның беренче нәтиҗәләре ачыкланды

24 июнь 2018, 19:23 , Фото: Рушания Алтай

Төркиядәге сайлауларның беренче нәтиҗәләре ачыкланды Хәзергә хакимияттәге партия һәм Рәҗәп Тайип Эрдоган иң күп тавыш җыйган.

(Истанбул, 24 июнь, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Бүген Төркиядә үткән вакытыннан алда президент һәм парламент сайлауларының беренче нәтиҗәләре буенча хакимияттәге партия - Гаделлек һәм үсеш фиркасе 52,3 процент тавыш җыеп алдынгылыкны биләп тора. Аның көндәше Җөмһурият халык партиясе 15,4 процент тавыш белән - икенче урында. Миллиятче хәрәкәт партиясе 13,1 процент тавыш белән өченчелеккә ия. Төркиянең яңа сәяси фиркасе Ийи партия - 8,5, көртләрнең Халык демократик партиясе - 7,4, башка фиркаләр 2,4 процент тавыш җыйган.

Президентлык өчен кандидатлар арасында хәзерге илбашы Рәҗәп Тайип Эрдоган 58,1 процент белән беренче булып тора. Аның төп көндәше Мөхәррәм Инҗи 27,5, Мераль Акшәнәр – 7,5, Сәләхеддин Демирташ – 1,6, Тәмәл Карамоллоаоглу - 0,9, Догу Перинчәк – 0,2 процент тавыш җыйганнар.

Бу турыдагы мәгълүматлар чит ил журналистлары өчен махсус оештырылган сайлау күзәтү мәркәзендә Анадолу мәгълүмат агентлыгы тарафыннан бирелде.
Тавышларны санау дәвам итә. Төп нәтиҗәләр төнге яки иртәгә иртәнге сәгатьләрдә белдереләчәк.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10