news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркия татарлары Истанбулның Босфор күперендә "Туган тел"не җырлады

Истанбулда 39нчы тапкыр үткәрелгән Vodafone марафонында Татарстан вәкилләре, "Идел-Урал" җәмгыяте әгъзалары һәм татар студентлары да катнашты.

(Истанбул, 12 ноябрь, "Татар-информ", Айзирәк Гәрәева-Акчура). Бүген, 12 ноябрьдә, Төркия татарлары Истанбулда 39нчы тапкыр үткәрелгән е "Европа-Азия" марафонында катнашты. Алар арасында Татарстанның Төркиядәге вәкиллеге хезмәткәрләре, "Идел-Урал" җәмгыяте әгъзалары, Истанбулда белем алучы татар студентлары бар иде.

Ел саен көз көне үткәрелә торган марафонның озынлыгы 42 чакрымны тәшкил итә. Ул Истанбулның Азия өлешеннән башлана һәм Европа ягында тәмамлана. Төркиядә яшәүче төрле милләт кешеләре 42 чакрымны җәяү узалар.

Быел татарлар марафон кысаларында, милли ризыгыбыз - чәкчәк өләштеләр. Аннары Босфор өстендәге күпер уртасында, ягъни Европа белән Азия чигендә "Туган тел" җырын күмәк башкардылар. Татарстан флагларын тотып, чит илдә яшәүче милләттәшләребез республикага сәламнәр җиткерделәр.

Исегезгә төшерәбез: Быел 39нчы Vodafone марафоны “Балаларның киләчәге өчен йөгереш” девизы белән узды. Һәр ел үткәрелә торган марафонда 25 меңләп спортчы - йөгерүдә, 100 меңгә якыны спорт йөрешендә ярышты. Төркиянең иң күләмле спорт ярышында бөтен дөньяга билгеле 86 танылган атлет катнашты. Төркия гражданнарыннан тыш, марафонда Кения, Эфиопия, Намибия, Украина, Белоруссия, Азәрбайҗан, Франция, Сербия һәм Литва атлетлары бар иде.
Марафонда Франция һәм Кения спортчылары җиңде. Аларга төп приз 1 миллион АКШ доллары күләмендә билгеләнгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100