ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Тикшеренүчеләр ябыгырга ярдәм итә торган тәмләткечнең исемен атады
Татарстанда азык-төлек сыйфатын арттыру буенча совет эшли башлый
Апанай мәчетендә Мәүлид мәҗлесе уздырыла
Коткаручылар, Казандагы бер фатирда газ чыгуын ачыклап, фаҗигане булдырмый калды
Роспотребнадзор Татарстанда үз хокукларын нәтиҗәле яклаган кулланучыны бүләкли

Спорт

Истанбулда 39нчы Vodafone марафонында Франция һәм Кения спортчылары җиңгән

12 ноябрь 2017, 12:10 , Фото: aa.com.tr

Истанбулда 39нчы Vodafone марафонында Франция һәм Кения спортчылары җиңгән Әлеге марафон - Төркиянең иң зур спорт чараларының берсе, һәм җиңүчегә 1 миллион АКШ доллары бирелә.

(Казан, 12 ноябрь, "Татар-информ"). 39нчы Vodafone Истанбул марафоны  “15 июльдә һәлак булучылар күпере”нә 250 метр ара кала башланып китте. Катнашучыларны Төркиянең яшьләр һәм спорт министры Осман Ашкын Бәк, Истанбул муниципалитет башлыгы Мәүлет Уйсал һәм башка рәсми затлар сәламләгән. Бу хакта "Анадолу" агентлыгы хәбәр итә. 

Марафонда катнашучыларга Азия һәм Европа арасындагы Босфор бугазы аша салынган күпердән йөгереп узарга кирәк.

Марафон 42,195 километрлы дистанциядә “Балаларның киләчәге өчен йөгереш” девизы белән уза.

Һәр ел үткәрелә торган марафонда 25 меңләп спортчы - йөгерүдә, 100 меңгә якыны спорт йөрешендә ярыша.

Быел марафонда бөтен дөньяга билгеле 86 танылган атлет катнаша. Төркия гражданнарыннан тыш, марафонда Кения, Эфиопия, Намибия, Украина, Белоруссия, Азәрбайҗан, Франция, Сербия һәм Литва атлетлары бар.

Бу минутларда "Анадолу" мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Истанбул марафонында ир-атлар арасында - Франция спортчысы  Авраам Кипротич, хатын-кызлар арасында  Кениядән Рут Чепнгетич.җиңгән.

Җиңүче спортчыларны 1 миллион АКШ доллары белән бүләкләячәкләр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр