news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркия татарлары Энҗе Садыйкова башлаган хатлар алышу флешмобына кушылды

Искешәһәр татары Фәрхат Акташ сакланып калган хатлар аркылы туганнарын таба алганын әйтте.

Төркия татарлары Энҗе Садыйкова башлаган хатлар алышу флешмобына кушылды
Рамил Гали

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Искешәһәрдә яшәүче милләттәшләребез татарча открыткалар ясаучы Энҗе Садыйкова башлап җибәргән флешмобка кушылган. Сәлам хатын Искешәһәр татарлары мәдәният һәм ярдәмләшү оешмасы рәисе Фәрхат Акташ язган.

Хатта «Татарстандагы дусларга Искешәһәргә кайнар сәлам», — дип язылган. Флешмоб турында Төркиядә яшәүче төрек милләтеннән Ләвәнт Булут хәбәр иткән. Флешмобны «Хатлар йорты» сайтында күрдек. Мәгълүматны Искешәһәр татарлары мәдәният һәм ярдәмләшү оешмасына да җибәрдем. Төркия татарларыннан да өлеш керсен дип уйладык», — дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә Ләвәнт Булут.

Аның сүзләренчә, флешмобка Истанбул татарлары да кушылырга теләк белдергән. «Флешмобның башлануы татар дөньясында туган телдә аралашу өчен менә дигән форсат дип таптык. Хатлар язышу соңгы утыз елда бик кимеде. Элек без бәйрәмнәрдә туганнар, дусларга ачык хатлар җибәрә идек. Хәзер бу күренеш бетте. Флешмоб аша хат язышу, бәлки, танылып та китәр», — диде ул.

Фәрхат Акташ сөйләвенчә, аларның әби-бабалары Татарстаннан Төркиягә 1893-1895 елларда күчкән. «Әнием ягыннан туганнарым Җәгъфәр мулла нәселеннән. Алар Чирмешәннең Кармыш авылыннан күченгән. Шул еллардан башлап 1938 елга кадәр хат язышканнар, бездә сигез хат саклана. Әмма гарәп хәрефләре белән язылганга күрә барлык хатны да укый алмадык», — диде ул.

«Шул хатлар аркылы Кармыш, Түбән Кәменкә, Самара, Әлмәт һәм Казандагы туганнарны таптык. 2012 елда Түбән Кәменкәдә туганнарда кунак булып кайттык. Хәзер инде туганнар белән интернет аша сөйләшеп торабыз», — дип сөйләде Фәрхат Акташ.

Татарча открыткалар ясаучы Энҗе Садыйкова бар татар халкын хат язарга — хат алышырга — үзара җепләрне ныгытырга чакырган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100