news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Хатлар йорты» хуҗабикәсе Рөстәм Миңнеханов идеясенә ияреп татарча флешмоб башлады

«Əйдәгез бар милләтне хат алышырга кубарабыз! Хатлы мега флешмоб ясыйбыз!» — дип өнди татарча открыткалар иҗат итүче Энҗе Садыйкова.

«Хатлар йорты» хуҗабикәсе Рөстәм Миңнеханов идеясенә ияреп татарча флешмоб башлады
https://www.instagram.com/tatarhatlar/

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ», Алсу Исмәгыйлева). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инстаграмында Халыкара интернетсыз көнгә әзерлеге турында язды. «Бу ялларда миңа кәгазьгә язган хатлар һәм матур открыткалар гына җибәрәсезме?» — дип сорады ул язылучыларыннан. Президентның бу идеясенә беренче булып татарча открыткалар ясаучы Энҗе Садыйкова иярде, ул үзенең иҗади аккаунтында флешмоб игълан иткән.

«Милләттәшләр! @rusminnikhanov бу ялларны интернетсыз үткәрергә дәшә! Шул исәптән без дә бар татар халкын хат язарга — хат алышырга — узара җепләрне ныгытырга, җылытырга, якынайтырга чакырабыз! Əйдәгез киләсе ике көн дәвамында якыннарга, дусларга, туганнарга, авылларга, чит төбәк һәм чит илләргә хатлар юллыйбыз!» — дип өнди Энҗе Садыйкова.

Энҗе Садыйкова һәм аның «Хатлар йорты» иҗат берләшмәсе башлаган флешмобта катнашу кагыйдәләре инстаграмда @tatarhatlar аккаунтында язылган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100