news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркия галиме: Әмирхан Еники темаларны символик образ ярдәмендә җиткерә белгән

«Әмирхан Еники — әсәрләрендә кулланган техникалар һәм темалар төрлелеге белән үзеннән соң килгән язучыларга нигез әзерләгән язучы», — диде Альп Әрән Демиркая.

Төркия галиме: Әмирхан Еники темаларны символик образ ярдәмендә җиткерә белгән
Абдул Фархан

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Төркиянең Бартын университеты яшь галиме Альп Әрән Демиркая әйтүенчә, ТАССРның халык язучысы Әмирхан Еники татар әдәбиятында күп язучыларның язарга кыюлыгы җитмәгән темаларны символик образлар ярдәмендә җиткергән.

«Табигать аның әсәрләрендә бер рәсем булудан туктый, цивилизацияләр яшәгән бер урынга әверелә. Үзенең әсәрләрендә ул өмет көчен алгы планга куя. Хатыннар, ир-атлар, бала, гаскәри, укучы, язучы, журналист, музыкант кебек кешеләр хикәяләрендә геройлар булып тора», — диде ул Әмирхан Еникинең фотоальбомын тәкъдим итү кичәсендә.

Альп Әрән Демиркая фикеренчә, Әмирхан Еники — әсәрләрендә кулланган техникалар һәм темалар төрлелеге белән үзеннән соң килгән язучыларга нигез әзерләгән язучы.

«Моның белән бергә җанландыру да актив кулланыла: мәсәлән, „Ялгыз каз“ хикәясендәге каз, „Мәк чәчәге“ хикәясендәге мәк чәчәген төп герой буларак кую. Икенче Бөтендөнья сугышы елларында сугышның куркыныч көчен бу ике хикәя табигатькә бәйләп аңлата. Сугышны кеше күзлегеннән карауны җитәрлек булмаганын, сугышның кешедән тыш бөтен җан ияләренә дә кагылганын укучыга җиткерә», — ди галим.

Альп Әрән Демиркая әдипнең хикәяләрендә дошманны юк итүдән элек гади бер гаскәринең киләчәге булуын онытмау белән, гаилә әгъзаларының өметләре һәм хыяллары булуын белү сугарылганын әйтте. «Сугыштан котылып булмаган очракларда үлү-үтерүдән элек яшәү-яшәтүгә урын бирү позициясе алга сөрелә», — диде ул.

«Шул ук вакытта табигатькә, авылына, гаиләсенә һәм якыннарына яратуы, назы билгеле булган Еники укучыга үз-үзен таныта, үзе таныш булган географияне аңлата. Ул хикәяләрендәге кешеләрне үзе туган һәм балачагы узган Башкортстаннан, әдип буларак танылган җирдән — Татарстаннан, әйләнә-тирәсендә булганнардан сайлый», — диде ул.

Кичәдә галимнең сөйләмен татар теленә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты Мәликә Хәйрулла тәрҗемә итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100