news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әмирхан Еникинең шәхесен төрле яклап ачып биргән беренче фотоальбомы тәкъдим ителде

Фотоальбомда язучының киң катлам укучы өчен кызыклы фотолары Әмирхан Еникинең шәрехләве белән урнаштырылган.

Әмирхан Еникинең шәхесен төрле яклап ачып биргән беренче фотоальбомы тәкъдим ителде
Абдул Фархан

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә Татарстанның халык язучысы, Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Әмирхан Еникинең фотоальбомын тәкъдим итү кичәсе булды.

«Морзалар нәселеннән булган Әмирхан Еникинең фотоальбомы бүгенгәчә мондый форматта эшләнгәне юк иде. Иң беренче эш итеп аның кызы Флера Карташева-Еникига мөрәҗәгать иттек. Фотоларны аларның гаилә архивы, ТР Президенты Аппараты матбугат хезмәте, Аяз Гыйләҗев, Лирон Хәмидуллин, Марсель Галиев, Әлфия Мотыйгуллина архивларыннан алдык», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә төзүче-автор, КФУның әдәбият кафедрасы доценты Гөлфия Гайнуллина.

Фотоальбомдагы сурәтләргә шәрехләр әдипнең «Соңгы китап» әсәре һәм публицистик язмаларыннан алып эшләнгән. Китап киң катлам укучыга, аеруча урта һәм югары мәктәп мөгаллимнәренә, студентларга тәкъдим ителә.

«Әмирхан ага — Гаяз Исхакыйның исемен телгә дә алырга ярамаган елларда классик язучының исемен кайтарырга кирәк, дип беренчеләрдән булып чаң каккан зыялыларның берсе. Әдип үз заманында кыю рәвештә Галимҗан Ибраһимов исемен яклап, Республика җитәкчелегенә мөрәҗәгать итә, Габдулла Тукайны динсез дип исбатлаган фәнни китапны иң беренче фаш итеп чыга», — диде галимә.

Фотолар арасында иң кыйммәтлеләре — Әмирхан Еникинең әтисе төзегән шәҗәрәсе, морзалык таныклыгы, нәсел тарихын Бихан ханнан башлап аңлатуы. «Шулай итеп, фотосурәтләр аркылы киң катлам укучыга гаҗәеп кыю, фидакяр рухлы Әмирхан Еникинең шәхесен затлы нәсел шәҗәрәсенә бәйләп ачарга теләдем», — диде ул.

Гөлфия Гайнуллина язучының күпчелек хикәя-повестьларының язылу тарихы мәгълүм икәнлеген җиткерде: «Туган туфрак», «Матурлык», «Әйтелмәгән васыять», «Кем җырлады?», «Гөләндәм туташ хатирәсе» һ.б. әсәрләренең язылу тарихы фотоларга бәйле китапта урын алды, чөнки әдипнең һәр иҗат җимеше шәхси хис-кичерешләре нигезендә язылган», — диде ул.

Шулай ук фотоальбомда әдипнең иҗатын өйрәнгән һәм өйрәнә килүче галимнәр, әсәрләрен тәрҗемә итүчеләр хакында тулы мәгълүмат бар. «Фәрит Хатыйпов, Әлфия Мотыйгуллина һ.б. галимнәрнең хезмәтләрен, Фатиһ Котлы, Альп Әрән Демиркая, Гөлшат Сәйфуллина тәрҗемәләренең фотосурәтләре урын алды», — диде әдәбият галиме.

«Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗевлар буыны затлылык белән аерылып тора. Бүгенге көндә университетта эшләүче белгечләрнең фән белән шөгыльләнергә вакытлары аз. Бу хәзер каһарманлык кебек. Фотоальбомны укучыга җиткерү өчен күп хезмәт кирәк. Бу эштә студентлар ярдәм итә алыр иде: тик-токка, инстаграмга роликлар ясап, фикерләрен урнаштыра ала. Татар халкына зур ярдәм булыр иде», — диде КФУ доценты Миләүшә Хәбетдинова.

Әмирхан Еники әсәрләрен инглиз теленә тәрҗемә итү эшен җитәкләүче КФУ доценты Гөлшат Сәйфуллина әйтүенчә, дөньякүләм киңлектә татар әдәбияты үз урынын алырга әзер. «Еникинең әсәрләре инглиз телле аудиториягә дә тәкъдим ителергә тиеш. Әдәбиятыбыз милли үзаң, татар моңы, тугрылык, гаделлек, берләшү архетипларын чагылдыра», — диде ул.

Чарада Әмирхан Еникинең музее һәм һәйкәлен булдыру мәсьәләләрен дә күтәрделәр.

Гөлфия Гайнуллина Әмирхан Еникинең фотоальбомын дөньяга чыгаруда ярдәме өчен Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов һәм институтның әдәбият кафедрасына рәхмәтләрен җиткерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100