news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәэминә Биктимерова: Казанда күренекле хатын-кыз шәхесләребезгә һәйкәлләр юк

Ул Сөембикә ханбикәгә һәйкәл кирәклеген искәртеп узды.

Казан, 19 апрель, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Күренекле галимә Тәэминә Биктимерова күренекле хатын-кыз шәхесләребезгә Казанда һәйкәл кую кирәклеген күтәреп чыкты. Бу фикерләрен ул Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездының пленар утырышы чыгышында әйтте.

"Казанда бер генә хатын-кыз шәхескә дә һәйкәл юк", - диде Тәэминә Биктимерова. Ул Сөембикә ханбикәгә һәйкәл кирәклеген искәртеп узды. Сара Садыйковага да һаман һәйкәл булмавын ачынып әйтте.

Галимә үз чыгышында 1917 елда үткәрелгән I Бөтенроссия татар хатын-кызлары съезды турында мәгълүмат бирде. Әлеге съездда катнашкан хатын-кызлар язмышы белән таныштырып узды.

Тәэминә Биктимерова Сөембикә ханбикәнең тууына 500 ел булуын, беренче хатын-кыз казый Мөхлисә Бубиның тууына 150 ел булуын искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100