ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Рөстәм Миңнеханов: Җәмгыятебездәге рухи-әхлакый эшчәнлектә хатын-кызның роле аеруча зур

19 апрель 2019, 11:01 , Фото: Салават Камалетдинов

Рөстәм Миңнеханов: Җәмгыятебездәге рухи-әхлакый эшчәнлектә хатын-кызның роле аеруча зур Казанда Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездының пленар утырышы башланды.

(Казан, 19 апрель, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Казанда Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү сүзләре белән башланып китте. Сәламләү сүзләрен ТР Премьер-министр урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев укыды.

Татарстан Президенты соңгы бер гасырның хатын-кыз өчен мөмкилекләр ачылу чоры булуын ассызыклады. "Гаилә учагын саклауда, бала тәрбияләүдә, җәмгыятебездәге рухи-әхлакый эшчәнлектә аеруча зур", диелгән сәламләүдә.

Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездының Президиумы, мандат комиссиясе, хисап комиссиясе, секретариат сайланды. Президиумда Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, Кыргызстан, Австралия вәкиләре бар.

Беренче чыгышны күренекле галимә Тәэминә Биктимерова ясады. Аның чыгышы I Бөтенроссия татар хатын-кызлары съезды турында мәгълүмат бирде.

  • Съездда 500дән артык делегат катнаша. Иң күп санлы делегация - Башкортстаннан. Кадрия Идрисова хәбәр итүенчә, делегатларның уртача яше 42 яшь. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10