news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада юл һәлакәтендә үлгән ана белән бала куркынычсызлык каешын эләктермәгән

Хатын-кыз баласын итәгендә утыртып барган.

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Түбән Камада юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булган ана һәм бала куркынычсызлык каешын эләктермәгән була. Бу турыда Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

23 яшьлек хатын куркынычсызлык каешын эләктерми һәм өч яшьлек улын итәгенә утыртып бара.

Бүген иртәнге сәгать тугызда Түбән Кама «промзона»да «Лада Гранта» йөк машинасы белән бәрелешә. Җиңел машина юл бирми. Машина йөртүчеләр зыян күргән, ә «Гранта» пассажирлары — ана белән бала шунда ук үлә.

news_right_1
news_right_2
news_bot