Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада юл һәлакәтендә ана белән бала үлгән
Ир-ат, бала белән ана утырган җиңел автомобиль йөк машинасына бәрелгән.

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Түбән Камада «промзона» автоюлының 3 нче километры тирәсендә юл һәлакәте була. Биредә хатын-кыз һәм аның баласы үлә. Бу турыда Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Җиңел машинада ир-ат, хатын-кыз һәм бала була. Бу автомобиль йөк машинасына бәрелә. Бала белән ана урында ук үлә, ир-атны хастаханәгә алып китәләр, ул реанимациядә.
Йөк машинасын йөртүче исән, ул җитди имгәнмәгән.

Авария урынына Түбән Кама прокуроры Ольга Купова барган. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз