Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада янгында имгәнгән дүрт кешене вертолет белән Казанга китергәннәр
Очыш вакытында аларга махсус җиһазлар ярдәмендә кирәкле медицина ярдәме күрсәтелгән.
(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Түбән Камада янгында зыян күргән дүрт кешене Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының махсус борты Казанга китерде. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының МИ-8 вертолеты очыш вакытында зыян күрүчеләргә ярдәм итәргә мөмкинлек бирә торган махсус медицина модульләре белән җиһазландырылган. Республика клиник хастаханәсенә дүрт зыян күргән кешегә санитар эвакуация башкарылды», – дип ачыкладылар Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Очкыч ике рейс ясый: ике пациентны Чаллыдан, тагын икесен Түбән Камадан алып китә. Зыян күрүчеләрнең хәле авыр, әмма тотрыклы. Очканда зыян күрүчеләрнең йөрәк-кан тамырлары һәм сулыш системасының торышы махсус җиһазландырылган модуль ярдәмендә даими контрольдә тотыла, кислород терапиясе алып барыла.

Барлык зыян күрүчеләр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Һәлакәтләр медицинасы үзәге табибларына тапшырылган. Алар Республика клиник хастаханәсенең пешү үзәгенә китерелгән.

- «Татар-информ» элек Түбән Камада сәнәгать зонасы территориясендә янгын чыкканлыгын һәм анда 17 кеше зыян күргәнлеген хәбәр иткән иде. Аларның сигезен Түбән Кама үзәк район хастаханәсенә озатканнар, җиде кешене Чаллыга китергәннәр. Тагын икесен төнлә Казанга Республика клиник хастаханәсенә вертолетта китергәннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз