ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Түбән Камада сәнәгать зонасында янгында зыян күргән ундүрт кеше реанимациядә ята

19 апрель 2019, 20:31

Янгында барлыгы унҗиде кеше зыян күргән, ике кеше бик авыр хәлдә.

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ», Валерия Белова). Түбән Камада сәнәгать зонасында янгында зыян күргән унҗиде кешенең ундүрте реанимациядә ята. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Ачыклык кертелгән мәгълүмат буенча тугыз кеше Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе реанимациясенә ята. Сигез кеше Түбән Кама Үзәк район хастаханәсенә китерелгән. Аларның бишесе реанимациядә, өч кеше хирургия бүлегендә ята.

Барлык зыян күрүчеләргә дә медицина ярдәме күрсәтелә. Белгечләр барысы да эш урыннарында. Бу хәлне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков шәхси контролендә тота», — диелгән хәбәрдә.

  • «Татар-информ» агентлыгы Түбән Кама сәнәгать зонасының җитештерү корылмаларының берсендә янгын чыгуы турында хәбәр иткән иде. Янгын 26 минутта сүндерелде.

 

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10