Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада чаңгы юлында үтерелгән Гөлшатны җирләргә йөзләгән кеше килде
Шәһәрнең дин әһелләре, мәрхүмәне соңгы юлга, дога кылып озату өчен, халыкны Җәмигъ мәчетенә чакырды.
(Чаллы, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Түбән Камада йөзләгән кеше чаңгы юлында үтерелгән Гөлшат Котенкованың җеназасында катнашу өчен Җәмигъ мәчетенә килде.
Кичә шәһәрнең дин әһелләре, 29 яшьлек Гөлшат Котенкованы соңгы юлга дога кылып озату өчен, халыкны Җәмигъ мәчетенә чакырган иде. Алар мәрхүмәнең хак мөселман булуын, көнгә биш тапкыр намаз укуын һәм ураза тотуын искәртте.
Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Гөлшат Котенкованың мәетен 10 гыйнвар төнендә Красный Ключ бистәсе янындагы «Алмаш» өйрәнү-күнегүләр базасы тирәсендә табып алалар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз