ҺАВА ТОРЫШЫ -14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан Президенты балалар бакчаларында абунә түләүләре тәртибен үзгәртергә кушты
Тукай районының элеккеге башлыгы сак астына алынды
Казанда җиңел машина җәмәгать транспорты тукталышында җәяүлене бәрдергән
Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле Ульяновск өлкәсен 75 еллыгы белән котлаячак
Яшел Үзәндә татар телен өйрәнергә теләүчеләр шактый җыелган

Хәвеф-хәтәр

Түбән Камада 29 яшьлек чаңгычыны үтерүченең фотороботы төзелгән

10 гыйнвар 2018, 15:41

Түбән Камада 29 яшьлек чаңгычыны үтерүченең фотороботы төзелгән Хатын-кызның үле гәүдәсен база территориясендә урманда кичә төнге сәгать 2дә волонтерлар эзләп тапкан.

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Түбән Кама чаңгычысын үтерүченең фотороботы төзелгән, дип хәбәр итте “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Россия Тикшерү идарәсенең ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Элегрәк, “Татар-информ” агентлыгы хәбәр иткәнчә, Түбән Камада кичә чаңгы шуарга киткән хатын-кызның үле гәүдәсен тапканнар. Аның муенында һәм башында 11 пычак ярасы булган. Россия Тикшерү идарәсе “Үтерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатты.

29 яшьлек хатын-кыз, ире һәм кечкенә кызы белән Красный Ключ бистәсендә «Алнаш» базасында ял иткән. Кичә көндез ул чаңгыда шуарга киткән һәм элемтәгә чыкмаган. Ире аны үзе генә эзләп таба алмаган һәм ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Хатын-кызның үле гәүдәсен база территориясендә урманда төнге сәгать 2дә волонтерлар эзләп тапкан.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр