news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама районында югалган балыкчының мәетен тапканнар

Бу кеше ятьмә куярга маташканда суга егылып төшкән булуы ихтимал.

Түбән Кама районында югалган балыкчының мәетен тапканнар
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Түбән Кама районында югалган балыкчының мәетен ярдан 80 метр ераклыкта табып алганнар. Ул батып үлгән. Бу хакта Чаллыдан «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспонденты хәбәр итте.

«Бүген коткаручылар ир-ат мәетен ярдан 80 метр ераклыкта өч метр тирәнлектән табып алды. Башлангыч фаразлар буенча, ир ятьмә куярга маташкан, тик көймәдә тигезлеген саклый алмаган һәм суга егылып төшкән», – дип сөйләде гадәттән тыш хәл урыныннан агентлык хәбәрчесе.

Балыкчы итекләрен салырга өлгергән һәм ярга таба йөзәргә тырышкан, тик көче җитмәгән, дип фаразлыйлар.

Мәетне ярга чыгарып, полицейскийларга тапшырганнар.

  • «Татар-информ» элек республиканың Түбән Кама районында балыкка китеп югалган 40 яшьлек ир-атны эзләүләре хакында хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot