news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сызрань шәһәрендә «Фәйзулла» мәчетен саклап кала алганнар

Сызрань администрациясе торак йорт төзелеше өчен тәгаенләнгән җир участогында салынган мәчетне сүттерү буенча судка шикаять бирә.

Сызрань шәһәрендә «Фәйзулла» мәчетен саклап кала алганнар
Владимир Васильев

(Казан, 23 февраль, «Татар-информ»). Сызранның «Фәйзулла» мәчете язмышы суд уңай хәл иткән. Әлеге вакыйга уңаеннан өлкәдә яшәүче мөселманнар тантаналы мәҗлес оештырганнар. Бу хакта Самара татарлары яза.

Исегезгә төшерәбез, әлеге күңелсез тарих өлкәнең арбитраж судында уңышлы тәмамланды. Нәтиҗә башкача булса, Сызрань аръягы районындагы кечкенә мәчетне сүтәргә туры килүе мөмкин иде.

Сызрань администрациясе торак йорт төзелеше өчен тәгаенләнгән җир участогында салынган мәчетне сүттерү буенча судка шикаять бирә. Карар мөселманнар файдасына була.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot