news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сызрань шәһәре администрациясе «Фәйзулла» мәчетен сүттерүне суд аша таләп итә

Мәчетне сүтү өчен рәсми сәбәп — аның җире «Шәхси йортлар төзү» категориясенә керә һәм анда башка төрле биналар төзергә ярамый.

Сызрань шәһәре администрациясе «Фәйзулла» мәчетен сүттерүне суд аша таләп итә
Владимир Васильев

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Самара өлкәсенең Сызрань шәһәре администрациясе, 2016 елда салынган «Фәйзулла» мәчетен сүттерүне таләп итеп, судка мөрәҗәгать иткән.

«Самара татарлары» сайтында мәчет язмышы турында яңалык чыккач, «Татар-информ» хәбәрчесе Сызрань татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Ринад Шәрәфетдинов белән хәбәрләште. Ринад Шәрәфетдинов мәчетне сүттерү турында шикаять шәһәрнең архитектура һәм төзелеш комитеты тарафыннан Самара өлкәсенең арбитраж судына киткән булуын раслады.

«Мәчетебез 2016 елда 46 квадрат метрлы иске агач мәчет торган урында сафка басты. Яңасының мәйданы 217 квадрат метр. Җомга намазына даими рәвештә илледән артык кеше йөри, гаеткә — өч йөздән артык җыела. Мәчетне сүтү өчен рәсми сәбәп — аның җире „Шәхси йортлар төзү“ категориясенә керә һәм анда башка төрле биналар төзергә ярамый», — диде Ринад Шәрәфетдинов.

Суд утырышы 22 ноябрьдә узарга тиеш. Мәчетнең язмышы шунда хәл ителәчәк.

«Мәчетнең җире мәхәллә исемендә. Җирнең категориясен генә үзгәртәсе урынга, безгә мәчетне җимерергә кушалар. Болай да катлаулы заманда милли мәсьәләләрне кузгату кемгә кирәк икән? Аны сүттерсәләр, зур тавыш чыгачак бит. Сызраньда 18 мең татар яши. Без тырышып эшлибез, салымнарны вакытында түлибез. Мәчетле булырга хокуклыдыр бит без?! Мин бу турыда администрация башлыгына әйттем», — диде Ринад Шәрәфетдинов.

Россия Герое Дамир Йосыпов та Сызраньда туып үскән. Әлегә мәчетнең хәле турында аңа хәбәр итмәгәннәр. Ринад Шәрәфетдинов якын арада Дамир Йосыпов белән сөйләшеп алырга җыенуын әйтте.

Сызрань шәһәренең архитектура һәм төзелеш комитеты хезмәткәре Лариса Зайцева «Татар-информ» хәбәрчесенә мәчеткә кагылышлы документлар белән арбитраж судының сайтында танышып булуын әйтте.

«Без кануннар нигезендә эшлибез. Мәчетне сүтүгә карата шикаятьне без судка тапшырырга тиеш идек. Шулай эшләмәсәк, ул үзирке белән төзелгән бина булып исәпләнер иде. Бинаның язмышын суд хәл итәр», — диде Лариса Зайцева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100