news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сыер һәм кәҗә асраучыларның ветеринария хезмәте чыгымнары капланачак

“Май аеннан тиешле акчаларны хуҗалыкларга җиткерәчәкбез”, - диде Марат Әхмәтов

Сыер һәм кәҗә асраучыларның ветеринария хезмәте чыгымнары капланачак
Р. Хабибуллина

(Казан, 7 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Сыер, кәҗә асраучыларга ветеринария хезмәте чыгымнарын каплау мәсьәләсе, һичшиксез, уңай хәл ителәчәк. ТР Премьер-министры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Хөкүмәт йортында брифингта шул хакта әйтте.

“Моңа кадәр язгы чәчүгә әзерлек өчен икенче ихтыяҗларны финансларга тырыштык, хәзер май аеннан бу статьяда каралган акчаларны хуҗалыкларга җиткерәчәкбез. Кәҗә тотучыларга да кагылачак”, - диде министр.

“Финанс министрлыгыннан беренче транш суммасыннан бирә башладык. Ветеринария хезмәте өчен түли торган бу кәгазь боткасыннан коткару өчен, 300 сумны да дәүләттән субсидия эченә керттек, ләкин сыер санына карап, аның күләме төрлечә”, - дип искәртте Марат Әхмәтов.

“Без бит субсидияне сата торган сөтнең түбән бәясен күпмедер дәрәҗәдә каплау өчен бирәбез. Бер генә сыер асраучы ул сөтне үз гаиләсе ихтыяҗларына тота. Бер сыерлыларга 2 мең сум һәм ветеринария хезмәте өчен 300 сум Ә ике һәм күбрәк сыер асраучыларның продукциясе сатуга китә”, - диде министр һәм андый хуҗалыкларга субсидия күбрәк булуын әйтте.

Әхмәтов сыер һәм кәҗә асраучыларга субсидияләр белән дәүләттән ярдәм итү өчен 390 млн сум акча каралганын белдерде.

“Без бит субсидияне булган терлек санын саклау өчен бирәбез. Субсидияне алып, терлек санын киметкән хуҗалыклар белән аерым сөйләшү кирәк булачак әле безгә. Хәтта терлек санын арттыру өчен 40-50 шәр мең субсидия алып, ул терлекне яңадан иткә җибәргән очраклар да бар. Дәүләт һәм субсидия алучы арасында мондый мөнәсәбәт булырга тиеш түгел”, - диде министр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100