news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Свияжскида югалырга тиешлесе генә югалды - фотограф Фәрит Гобәев

Бүген «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә Болгар шәһәрлеге һәм Свияжск утрау-шәһәренә багышланган фотокүргәзмә ачылды.

Свияжскида югалырга тиешлесе генә югалды - фотограф Фәрит Гобәев
Рамиль Гали

(Казан, 21 март, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Без нәрсәнедер яңартканда, нәрсәнедер югалтабыз кебек. Яңартылган урыннарның нинди булуы турында ностальгия бар. Әмма ул ностальгия югалтулар белән бәйлеме? Бүген «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә Болгар шәһәрлеге һәм Свияжск утрау-шәһәренә багышланган фотокүргәзмәдә боларны ачык күрергә мөмкин иде. “Ниндидер әһәмиятле әйбер югала диелә икән, чагыштырып карарга кирәк – нәрсә югала. Фоторәсемнәр ачык күрсәтә – иң яхшы дигәне югалмаган ләбаса. Хәерчелек, котсызлык, җимереклек юкка чыккан. Бары тик фоторәссамнар гына нәрсә булганын һәм хәзер ничек икәнлеген күрсәтергә сәләтле”, - диде күргәзмә ачылу тантанасында "Яңарыш" фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова.

“Яңарыш” фондына җиде ел тулды. Алар бик нәтиҗәле еллар иде. Без максатчан һәм нигезле итеп ике изге җирдә - Болгар белән Свияжскида зур эш алып барабыз, - дип дәвам итте ул. - Бу урыннарның нинди булуы турында ностальгия бар. Ул тарихта калган елларны фотографлар гына саклап калды. Бүгенге бу күргәзмә моңарчы һәм хәзер ничек булганны символлаштыра”.

Татьяна Ларионова Фәрит Гобәев, Евгений Канаев кебек гомерләре буе әлеге изге урыннарны төшергән фоторәссамнарга күргәзмә каталогларын тапшырды.
“Свияжск - югалтылган дөнья, ишелгән коймалар, җимерек йортлар – ул күз алдында акрын гына юкка чыгып бара иде. Мин монда үткәнне күрдем. Бүген Свияжскига килүчеләр борынгы аура югалган диләр. Әйе, бүген аны танырлык түгел – коттеджлар. Иң мөһиме – анда храмнар яңартыла. Анда югалырга тиешлесе генә югалды, - диде Фәрит Гобәев.

Фотокүргәзмә бер атна дәвамында эшләячәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100