news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистай музей-тыюлыгы директоры Светлана Скучаева: Юкәтау туристлар өчен кызыклы

Чистай музей-тыюлыгы директоры Светлана Скучаева: Юкәтау туристлар өчен кызыклы
Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы

«Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы» ТР Дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры Светлана Скучаева «Кәрваннар эзләре буенча» дип аталган туристлык маршруты һәм туристларның Юкәтауга мөнәсәбәте турында сөйләде.

Чистай музеенда Юкәтау археологик һәйкәлен өйрәнү, саклау һәм туризм объекты буларак куллануга багышланган түгәрәк өстәл узган иде. Чистай музей-тыюлыгы чараны оештыручыларның берсе иде.

«Урта гасырларда мәшһүр булган Юкәтауның археологик калдыклары язмышы турында сөйләшүгә ихтыяҗ бар иде. Бу урын Чистай халкы өчен кадерле. Агымдагы ел башында Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова инициативасы һәм ярдәме белән Чистай музей-тыюлыгы «Кәрваннар эзләре буенча» дип аталган туристлык маршруты проектын эшләде. Безгә хезмәттәшләребез ярдәм итте. Бу маршрут Юкәтау-Биләр-Болгар шәһәрләренең археологик калдыклары буйлап уза. Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванова яңа туристлык продукты булдыру буенча эшебезне хуплады», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның сүзләренчә, бу маршрут буенча туроператорлар, блогерлар, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең, туристлар узган. «Беренче төркемнәрне кабул иткәннән соң, бу проектның перспективасы булуга инандык. Юкәтау туристлар өчен кызыклы. Алар күбрәк белергә, ишетергә, күрергә тели. Туристлар бу хакта үзләре дә әйтте», – диде ул.

Белгеч аңлатканча, музей-тыюлык археологик һәйкәлен өйрәнү, саклау һәм туризм объекты буларак куллану буенча фикер алышу өчен бер мәйдан булып тора. «Һәйкәлләрне туризм өчен куллану модельләре буенча фикер алышу, туристлар өчен сыйфатлы продуктлар булдыру һәм, нәтиҗәдә, Чистай районының инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру аерым урын алып тора», – ди ул.

«Юкәтау X-XIV гасырлардагы төп һәм иң зур болгар-татар шәһәрләренең берсе булып тора. Ул рус елъязмаларында, Болгар белән бергә, «Жукотин» дип телгә алына. Көнбатыш Европа карталарында да күрсәтелгән. Юкәтауның археологик калдыклары - валлар һәм чокырлар белән ныгытылган шәһәрлек кенә түгел. Юкәтау - ныгытылмаган өлешне һәм каберлекләрне үз эченә алган эре археологик комплекс. Шул үк вакытта бу табигый-мәдәни комплекс та, чистайлыларның потенциаль ял итү урыны да, шулай ук билгеле бер мәгънәдә изге урын да», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100