news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистайда Юкәтау археологик һәйкәлен туристлар өчен кызыклы итү турында фикер алыштылар

Чистайда Юкәтау археологик һәйкәлен туристлар өчен кызыклы итү турында фикер алыштылар
Фото: «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова

Чистай музеенда Юкәтау археологик һәйкәлен өйрәнү, саклау һәм туризм объекты буларак куллануга багышланган түгәрәк өстәл узды. Чистай ягын өйрәнгән галимнәр, язучылар һәм җәмәгать эшлеклеләре археологик һәйкәл турында фикер алышты.

Чараны «Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы» ТР Дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе оештырды. Музей-тыюлык директоры Светлана Скучаева түгәрәк өстәлнең модераторы иде.

Чистай районы Советы Аппараты җитәкчесе Равил Мәзгутов түгәрәк өстәлдә катнашучыларны район башлыгы исеменнән сәламләде.

«Ике-өч ел дәвамында бу мәсьәләләрне күтәрәбез, фикер алашабыз. Озак еллар дәвамында бу мәсьәләгә ныклап алынмадык. Бездә туган якны өйрәнүчеләр дә аз түгел. Хәзер системалы рәвештәге эш башланды, эшнең нәтиҗәсе бар. Бик мактанырлык булмаса да, бәләкәй нәтиҗәләр бар. Бүген дә киләчәктә чынга ашырырлык тәкъдимнәр булыр дип уйлыйм», – диде ул.

Шулай ук катнашучыларны Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла сәламләде. «Соңгы елларда бу юнәлештә эш бару бик шатландыра. Чистай нигезе Юкәтау дип саныйм. Юкәтау безнең көндә Чистай булып яши дип уйлыйм. Юкәтау турында мин күп укысам да, бүген беренче тапкыр булдым. Бу турыда сөйләшергә, фикер алышырга кирәк, тарихны белергә кирәк», — диде ул.

Җәмәгать эшлеклесе Сүрия Усманова сүзләренчә, Чистайдагы әлеге тарихи урын өчен янып торучы кешеләр бар.

«Бу түгәрәк өстәл бик кирәк иде, бу теманы күтәрергә кирәк. Археолог Наил Нәбиуллин Юкәтауны өйрәнүдә күп эшләде. Бу аның идеясе иде. Без бергә киңәшләшеп эшләдек. Чистай музее директоры Светлана Анатолий кызы Скучаева оештыру эшләрен үз өстенә алды. Узган елда без Чистай музейлары буенча бер түгәрәк өстәл уздырган идек, шуннан без бер команда булып оештык. Бу очрашуның нәтиҗәсе булыр, дип өметләнәм. Бөтен хыялыбыз Юкәтауны күтәрү, халыкны җәлеп итү. Бу бер адым булды», – дип сөйләде ул.

Түгәрәк өстәлдә галимнәр Наил Нәбиуллмн, Нәфисә Минһаҗева, Нурулла Гариф һәм башка белгечләр катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100