news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Свердловск укытучысы: Соңгы елда мәктәпкә «әни» сүзен татарча әйтә алмаган балалар килә

«Андый балалар белән эшләр өчен аерым методика булдырырга кирәк», - диде Дамир Каюмов.

Свердловск укытучысы: Соңгы елда мәктәпкә «әни» сүзен татарча әйтә алмаган балалар килә
Зилә Мөбәрәкшина

Свердловск өлкәсе Әртә районы Манчаш Тамак авылы мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Дамир Каюмов әйтүенчә, соңгы елларда беренче сыйныфка «әти», «әни» сүзләрен татарча әйтә алмаган балалар укырга керә.

«Безнең авыл җирендә барысы да татар, шуңа күрә барлык укучы да татар телен укый. 1-9 сыйныфларда барлык сыйныфларда ике сәгать татар теле, бер сәгать әдәбият дәресе керә. Соңгы елларда проблема бар: балаларның әти-әнисе гариза язып, татар телен сайласа да, балалары «әти», «әни» сүзләрен белмичә килә, ягъни бөтенләй татарча сөйләшә алмыйлар. Ул балалар белән эшләр өчен аерым методика булдырырга кирәк», - диде ул «Татар-информ»га.

Укытучы төрле кызыксындыру чараларын үткәрергә тырышуларын әйтте. «Әмма төп проблема гаилә белән бәйле. Балаларның әти-әниләре акцент белән русча сөйләшә, ә балалары саф рус телендә аралаша. Бу күренешкә аптырыйбыз. Һәр гаиләдә компьютер, телефон, бала рәхәтләнеп шуларга ияләшә. Аш бүлмәсенә ашарга чыккач та, күзе телевизорга төбәлә. Әти-әни көндез эштә, алар белән җанлы сөйләшү юк», - ди ул.

«Безнең мәктәптә барлыгы 87 бала укый. Мин 5-9 сыйныфларда татар телен, әдәбиятын укытам. Әйтик, класста биш укучының дүртесе татарча белә икән, алар белән татарча гына сөйләшәм, калган бала русча җавап бирсә дә, татарча аңлый башлый. Аңа дә канәгатьләнергә туры килә», - диде Дамир Каюмов.

Дамир Каюмов татар теле дәресләрендә телефон, интернет турында сөйләшеп, укучылар белән уртак тел табып була дип саный.

«Дәреслекләр белән бер проблема да юк, барыбызга да җитә. Свердловск өлкәсендә 20 мәктәпнең 18ендә татар теле укытыла. Татар телен өйрәнү өчен барлык шартлар тудырылган, калганы укытучы, ата-ана һәм балалардан тора», - диде ул туган тел һәм әдәбият укытучыларының «Туган тел» Бөтенроссия мастер-классы бәйгесендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100