news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда туган тел һәм әдәбият укытучылары мастер-класс бәйгесендә көч сынаша

«Бүгенге көндә хат язу методикасы онытылды. Туган тел укытучылары дәресләрдә хат язу методикасын яңартсын иде», - диде Минзәлия Закирова.

Казанда туган тел һәм әдәбият укытучылары мастер-класс бәйгесендә көч сынаша
Зилә Мөбәрәкшина

Казанның Вахитов районы татар телендә белем бирүче 27 нче гимназия базасында туган тел һәм әдәбият укытучыларының «Туган тел» Бөтенроссия мастер-классы бәйгесенең йомгаклау этабы башланды.

Биредә педагоглар һөнәри осталыкта ярыша: мастер-класслар үткәрә, педагогик проектларын тәкъдим итә һәм «түгәрәк өстәл» кысаларында туган телләрне өйрәнүгә кызыксыну тудыру, Россия халыкларының мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау мәсьәләләре буенча фикер алыша.

Татарстанның фән һәм мәгариф министры урынбасары Минзәлия Закирова әйтүенчә, быел бәйгедә беренче тапкыр якшәмбе мәктәпләре укытучылары да катнаша. «Минемчә, бу мәктәпләр туган телләрне саклап калуда ышанычлы мәйданчык. Илебезнең төрле төбәгендә төрле милләт вәкилләре яши, туган тел күңел тирәнлеген, фикер сафлыгын сакларга ярдәм итә. Туган тел туган якка, туган халкыбызга мәхәббәт уята ала», - диде ул.

«Яңартылган дәүләт стандартларын, федераль белем бирү программаларын гамәлгә ашыру кысаларында туган телне саклап калу бик мөһим. Бүгенге бәйгедә һәр катнашучы үз милләт вәкилен тәкъдим итә. Бүген иң көчле укытучылар көч алыша. Кайсы юнәлештә алга таба үсеш эзләргә кирәк икәнне бәйгеләрдән катнашып белергә мөмкин. Ярышлар шәхеснең көчле ягын ачарга мөмкинлек бирә», - дип саный ул.

Минзәлия Закирова 14 тел белгән профессор, тел галиме Алексей Арзамазовны барлык укытучыларга үрнәк итеп китерде. «Туган телләрнең күптөрлелеген саклап калу өчен менә шундый кешеләр үрнәк булырга тиеш», - диде ул.

Татарстанның фән һәм мәгариф министры урынбасары фикеренчә, бүгенге көндә туган тел дәресләрендә хат язу методикасы кулланылмый.

«Хатлар аша уйларыбызны тапшырабыз. Минем өчен иң кадерлесе - әниемнең хатлары. Мин аларны кат-кат укырга яратам. Аларда көч, фикер, яхшылыкка өндәү бар. Минемчә, балаларны әти-әни, укытучыларга хат аша фикерне белдерергә өйрәтергә тиешбез. Хат - күңел мөрәҗәгате. Бу методиканы яңартуыгызны сорыйм. Үз балаларыңа да хат язу мәҗбүри. Бу кешедән соң кала торган кыйммәтле әйбер, киләчәк буынга мөрәҗәгате», - ди Минзәлия Закирова.

Бәйгенең жюри әгъзасы, КФУның гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Эльвира Денмөхәммәтова аңлатуынча, комиссия алдан билгеләгән җиде критерий буенча бәя куела. «Монда эшнең һәм алар тәкъдим иткән мастер-класста кулланылган эш алымнарының актуальлеге, укытучының бу методиканы файдалануда үз тәҗрибәсе, аудитория белән эшләү, вакытка сыешу, мастер-класста үз-үзеңне тоту, күрсәтмәлелек һ.б. исәпкә алына», - диде ул «Татар-информ»га.

«Без әлеге укытучылар белән ел дәвамында эшлибез. Кафедра төбәкләрдәге укытучылар белән актив эш алып бара. Ел саен һөнәри белем күтәрү курсларын, татар теле һәм әдәбиятын укыту буенча вебинарлар үткәрәбез. Бәйгедә катнашкан һәр укытучы әзерләнеп килә. Төбәктән килгән укытучыларының әзерлек дәрәҗәсе аерыла: алар башка шартларда эшли, татар телен, әдәбиятын укыту халкыбызның гореф-гадәтләре, бәйрәмнәр аркылы үрелеп бара», - диде Татарстан Мәгарифне үстерү институты Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты Рузилә Фәттахова.

Бәйгегә нәтиҗәләр иртәгә ясала.

  • Конкурсның максаты – Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы халыкларының тел һәм мәдәни күп төрлелеген саклап калуга һәм үстерүгә ярдәм итү, туган телләр укытучыларының статусын күтәрү, аларның педагогик тәҗрибәсен тарату.
  • Бәйгедә ана теле һәм әдәбиятыннан 50 укытучы катнаша, шул исәптән, 15е – татар теле, 9ы – рус теле, 6сы – чуваш, 5е – мари, 2се – удмурт, 1 – мордва теле укытучылары. Катнашу географиясе – Татарстан, Марий Эл, Чувашия, Башкортстан республикалары, Киров, Төмән, Ульяновск, Пенза, Түбән Новгород, Самара, Саратов, Свердловск өлкәләре, Пермь крае.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100