news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Супералиса Камал театрының вип-тамашачысы дип игълан ителде

Алиса Хөсәенова һәм аның кызы Мәрьям Ибраһимова һәрвакытта да спектакльне театр залының беренче рәтендә карыйлар.

Супералиса Камал театрының вип-тамашачысы дип игълан ителде
Салават Камалетдинов

(Казан, 21 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Җырчы Супералиса, ягъни, Алиса Хөсәенова һәм аның кызы Мәрьям Ибраһимова Камал театрының вип-тамашачысы дип игълан ителде. Бүген сезон ачылу тантанасында тугрылыклы тамашачыларга театр премьераларына вип-билет тапшырылды.

Бүген театр ачылу тантанасында театрның яңа сезонда көтелгән премьералары турында хәбәр ителде. Шунда ук әлеге премьерага чакырыласы кунаклар да билгеле булды.

Вип тамашачыларны театр артистлары Алсу Каюмова һәм Фәнис Җиһанша игълан итте. «Аларның тетар залында һәрвакыт утыра торган үз урыннары бар. Бүген пандемия булгач алар урыннарына билет сатылмаган. Бераз читтәрәк утырганнар», — диде Фәнис Җиһанша.


Галерея: Камал театрында 115 нче сезон ачылу тантанасы

Алиса Хөсәенова белән Мәрьям Ибраһимова Камал театрының иң актив тамашачылары. Аларның театр залының беренче рәтендә спектакль карый торган яраткан урыннары бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot