news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театры сезонын ярты зал тамашачы белән генә ачты

Бүген Камал театрының үткән сезондагы соңгы премьерасы «Сүнгән йолдызлар» спектакле булды.

Камал театры сезонын ярты зал тамашачы белән генә ачты
Салават Камалетдинов

(Казан, 21 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театры сезонын ярты зал тамашачы белән генә ачты. Бүген «Сүнгән йолдызлар» спектаклен 400ләп тамашачы гына карый ала.

Камал театры яңа сезонын традиция буенча Кәрим Тинчурин һәм Салих Сәйдәшевның «Зәңгәр шәл» спектакле белән ача иде. Быел театр беренче тапкыр традициядән читләшеп башка спектакль белән ачарга мәҗбүр булды.

Камал театры артисты Фәнис Җиһанша белән Алсу сәхнәгә чыгып яңа сезон ачылуын игълан иттеләр.

«Безнең „Зәңгәр шәл“ спектаклендә бөтен труппа катнаша. Без өлкән буын артистларыбызны саклау өчен бу спектакль белән башламаска булдык», диде алар.

«Сүнгән йолдызлар» — Камал театрының үткән сезондагы соңгы премьерасы. Ул театрда берничә тапкыр гына күрсәтелеп калды.


Галерея: Камал театрында 115 нче сезон ачылу тантанасы

Театр администрациясе, Роспотребнадзор киңәшен тотып, билетны ярты залга гына саткан. Тамашачыларның температурасын үлчәп кертәләр. Антисептиклар куелган. Битлекләре булмаганнарга битлекләр тәкъдим итә. Тамашачылар Камал театрының болай аз тамашачылы чагын хәтерләмәүләрен әйтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100