news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Студентларны наркотикларга тикшерергә тәкъдим иттеләр

Химик-токсикологик тикшерүләр каннабиноидлар, опиатлар, кокаин, метадон, барбитуратлар, фенилалкиламиннар, синтетик катиноннарга (һ.б.) үткәреләчәк.

(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы гомуми һәм һөнәри белем бирү учреждениеләрендә, шулай ук югары уку йортларында наркотиклар һәм психотроп матдәләр куллануны ачыклау максатыннан мәҗбүри профилактик медицина тикшерүләре үткәрергә тәкъдим итә. Шул хактагы проект норматив-хокукый актлар порталында чыкты.

Документта искәртелгәнчә, башлангыч химик-токсикологик тикшерүләр каннабиноидлар, опиатлар, кокаин, метадон, барбитуратлар, фенилалкиламиннар, синтетик катиноннар һәм бензодиазепиннарга үткәреләчәк.

Проект кушымтасында әйтелгәнчә, әгәр профилактик тикшерү уздыра торган табиб-психиатр-нарколог укучының наркотик куллануын ачыкласа, башлангыч химик-токсикологик тикшерүләрнең нәтиҗәләре нинди булуга да карамастан, анализлар химик-токсикологик лабораториягә тапшырылачак.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100